Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Сабада яшәүче Ленина Ракованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов, Саба гимназиясе директоры Айнур Шәймәрданов, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ләйсән Юнысова тәбрикләп иң изге теләкләрен җиткерделәр.

      Ленина Габделхак кызы 1935 елның 27 нче декабрендә Ютазы районында (хәзерге Баулы) игезәк сыңары Светлана белән дөньяга киләләр. Светланага 2 яшь вакытта авырып вафат була.

     Ленина апа туган районында 1 нче класска укырга керә. Әтиләрен эш буенча төрле районнарга җибәрү сәбәпле, аңа укуын Чүпрәле, Буа мәктәпләрендә дәвам итәргә туры килә. Мәктәпне тәмамлагач Буа ветеринария техникумына укырга керә, анда 4 ел укып, мал табибы белгечлеге ала. Шуннан соң юллама белән Саба районына эшкә җибәрелә. Хезмәт юлын Шекше ветеринария пунктында мөдир булып башлап җибәрә, 7 авылга хезмәт күрсәтә. Соңрак Азин участогына күчерелеп, участок мөдире, мал табибы булып эшли.

     1958 елда Килдебәк авылы егете Револь белән тормыш корып җибәрәләр. Револь Абдулла улы Эзмә мәктәбендә директор урынбасары булып эшли. Аннан аны район комитетына эшкә алалар, яшь гаилә Саба үзәгенә күченә. Ленина апаны Саба мәкәбенә зур классларга терлекчелек, үсемлекчелек фәннәрен укытырга чакыралар. Башта куркып кына барса да, соңырак аңа укучылар белән эшләү, аларга үзенең белгәннәрен җиткерү бик ошый. Читтән торып Казан педагогика көллиятен тәмамлый. Башлангыч сыйныфларга белем бирә, башлангыч сыйныф укытучыларының җитәкчесе булып тора. 32 ел шушы өлкәдә хезмәт куеп лаеклы ялга чыга. Ялга чыккач мәчеткә йөреп гарәп телен өйрәнә, үзе артыннан башкаларны да ияртә. Ленина апа кайда гына хезмәт куйса да, коллективта аны ачык, ярдәмчел, туры сүзле, тырыш булганы өчен яраталар, хөрмәт итәләр, аннан үрнәк алалар.  

   Алар Револь абый белән 2 малай, бер кыз тәрбияләп үстерәләр, аларга ныклы тәрбия һәм белем бирәләр. Кызганычка каршы, Револь абый 2019 нчы елда бакыйлыкка күчә.

       Бүгенге көндә Ленина Габделхак кызы булганына шөкер итеп, балалары тәрбиясендә Байлар Сабасында гомер кичерә. 11 оныгы һәм 16 оныкчыгы бар.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев