Сабада яшәүче Шәфкыя Шляпинаны 95 яшьлек юбилее белән котладылар
Юбилярны район башлыгы исеменнән олуг юбилее белән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Шәфигуллин, мәктәп җитәкчелеге котлады һәм изге теләкләрен җиткерде.
Шәфкыя Абдрахман кызы Шляпина 1930нчы елның 21нче ноябрендә Татарстан республикасы Әгерҗе районының Иҗ-Бубый авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан дәүләт педагогия институтында белем ала һәм гомерен балаларга белем-тәрбия бирүгә багышлый. 1950нче елдан алып лаеклы ялга чыкканчы 1985нче елга кадәр Саба районы мәгариф учреждениеләрендә педагог буларак хезмәт куя. Педагогик хезмәт юлын ул 1950нче елда Саба районы Сатыш урта мәктәбендә химия-биология укытучысы буларак башлап җибәрә. 1959-1961нче елларда Аккүл Бигәнәй башлангыч мәктәбендә, 1969-1978нче елларда Чәбки-Саба башлангыч мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. 1978-1985нче елларда кабат Сатыш урта мәктәбендә хезмәт юлын дәвам итә.
Озак еллар намуслы хезмәте өчен “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә. Бөек Җиңүнең 30,50,55,65,75,80 еллыклары уңаеннан юбилей медальләренә лаек була.
1954нче елда Саба районы Чәбки-Саба егете Насибуллин Сәйфулла Насибулла улы белән тормыш корып җибәрәләр. Тормыш иптәше 2018нче елда дөнья куя. Чәбки-Саба авылында алар бергә 63 ел тигез гомер итәләр. 4 бала: 2 ул, 2 кыз тәрбияләп үстерәләр. Төпчек уллары Раилне 1991нче елда юл һәлакәтендә югалталар.
Бүгенге көндә Шәфкыя Абдрахман кызының 3 баласы, 5 оныгы, 14 оныкчыгы бар. Ул кызы Гүзәлия Заһидуллина белән Байлар Сабасында тыныч гомер кичерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев