Сабада язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы карау чаралары башланды
Бүген Саба муниципаль районы агросәнәгать комплексы хуҗалыкларында үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылган прицепларны техник карау башланды.
Беренче техник карау «Мөхәммәтшин» КФХ (фермер) хуҗалыгында күрсәтмәле рәвештә үткәрелде. Чарага Саба районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Р.Р. Харисов җитәкчелегендә, агросәнәгать комплексы һәм оешмаларның баш инженерлары чакырылган иде.
Чараның теоретик өлешендә Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Саба муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Хәмит Нәзиров һәм консультант Р. Харисов тарафыннан, техниканы техник карауны үткәрү кагыйдәләре, таләпләре һәм кешеләрнең тормышы, сәламәтлеге һәм мөлкәте куркынычсызлыгын, әйләнә-тирә мохитне саклауны тәэмин итү өлешендә машиналар һәм җиһазларны эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәү буенча күрсәтмәләр бирелде.
Практик чара барышында катнашучылар милекче тарафыннан тәкъдим ителгән 45 берәмлек техниканы карап чыктылар. Барлык техника да тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән дип табылды, бу сыйфатлы техник хезмәт күрсәтү һәм машиналарның эксплуатациягә әзер булуы турында сөйли. Тикшерү техниканың билгеләнгән таләпләргә туры килүен раслады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев