Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада Юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары рейдларга чыга

Агымдагы атнада юл-патруль хезмәте инспекторлары үткәргән рейдларга газета хәбәрчесе дә кушылды.

 

  Юлларда иминлекне тәэмин итүгә багышланган оператив-профилактика  чаралары берсен-берсе  алыштырып кына тора. Бу, әлбәттә, транспорт хәрәкәте куркынычсызлыгын булдыру мәсьәләсенең һәрвакыт игътибар үзәгендә  булуы хакында сөйли. Шуны раслап, әле “Көзге каникуллар” операциясе тәмамланырга да өлгермәде, инде республикада 31 октябрьдән ”Җәяүле” чарасы башланды. ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре дә әлеге уңайдан юлларда тәртип  сакчыларына куелган  бурычларны эштә кулланма итеп ала. Агымдагы атнада юл-патруль хезмәте инспекторлары үткәргән рейдларга  газета  хәбәрчесе дә кушылды.  Беренче көнне балаларын махсус утыргыч­ларга эләктермичә  йөртүче ата-аналар конт­рольгә алынды.  Инспекторлар аларны, исерек  килеш руль артына  утырудан кала, юл хәрәкәте  кагыйдәләрен аеруча тупас рә­вештә бозучылар исемлегендә  йөртә. Ничек ин­де үз нарасыең тормышына  карата шулай битараф булырга кирәк? Кечкенәләрне утыргычсыз йөртүчеләрне юл хәрәкәтендә катнашучылар үзләре дә өнәп бетерми. “Өч  балабыз бар. Берсе садикка  йөри. Шуңа  күрә ма­шинада һәрвакыт махсус утыргыч йөри. Балаларны сакларга кирәк”,– ди “Шатлык” бак­часына кызын  алырга  килгән 15 ел стажлы  шофер.

Кайберәүләр машинада махсус утыргыч була торып та баласын анда эләктереп  куярга  иренә. Яисә җайланма аның авырлыгына, буена туры килми. “Бәләкәч” бакчасыннан кызын алып кайтучы әти кеше дә артык мәшәкатьләнеп тормаган иде. Бала  алгы утыргычка  яткан, тотып тору  җайланмасы  артка беркетелгән. Ашыгуы өчен  йөртүчегә 3 мең сум штраф түләргә туры  килә. Ә “Шоколад” бакчасына иртән баласын китергән әтинең машина  салонында утыргыч гомумән булмый. “Шуны да истән чыгармау мөһим: баланы махсус җайланмага беркетү генә җитми, беренче чиратта, кагыйдәләрне үтәп йөрергә кирәк. Әгәр машина йөртүче тизлекне арттырса яки каршы юнәлештәге полосага чыкса, бәрелешү булганда баланы утыргыч гына саклап кала алмый”, – дип аңлатты өлкән инспектор Илнур Насыйбуллин.

Икенче көнне “Җәяүле” операциясе кысаларында светофорның кызыл утына һәм юлны тиеш булмаган урыннан чыгу очраклары аерым игътибарга алынды. Объездная урамындагы чатта ике егетнең   утның тыю  сигналына буйсынмавы  ерактан  ук  күренде. Алар аграр  көллият студентлары булып  чыкты. Егетләргә светофорның кызыл утына хәтта якынлашып  килүче автомобиль булмаган очракта  да  чыгарга  ярамаганлыгы  аңлатылды. Кагыйдә бозуның әлеге очрагында штраф күләме 250 сум (50% ташлама белән) тәшкил итә. Сабадагы мәктәпләрнең берсендә белем алучы 11 сыйныф укучысы, тротуар булуга карамастан, машина юлы читеннән барып үзен куркыныч астына куйган иде. Аңа шунда ук телефоныннан юл хәрәкәте  кагыйдәләренең 4.1 пунктын  укырга тәкъдим ителде.  Ә балигъ булмаган баланың гамәле өчен аның әти-әнисе җавап бирә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев