Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада «Каршы полоса» профилактика чарасы бара

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы

 Саба районында 22 гыйнвардан  «Каршы полоса» («Встреч­ная полоса») профилак­тика ча­расы башланды. “2023 ел­да транспортның каршыга  ки­лү­че автомобильләр  өчен бил­ге­ләнгән юл өлешенә  чыгулары сә­бәпле  5 авария теркәлде, алар­да 6 кеше тән җәрәхәтләре  ал­ды. Бу барлык һәлакәтләрнең 20,8 процентын тәшкил итә. Чара каршы полосага чыгуга бәй­ле административ хокук бо­зу­ларны профилактикалау һәм булдырмау максатларында үт­кәрелә”,– диде ЮХИДИнең рай­он бүлекчәсе начальнигы  Марат Гаязов.

Фаҗигаләр  килеп  чыкма­сын өчен юл хәрәкәте  кагый­дәлә­ре­нең  катгый  үтәлүе  кирәк.  Чара 31 гыйнварга  кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев