Сабада контракт системасы документларында хатасыз эшләргә өйрәнделәр
Бу атнада республикада сатып алулар өлкәсендә контракт системасы буенча зона практик семинарлары башланып китте.
Чарага Байлар Сабасында старт бирелде. Семинарлар берьюлы ике мәйданчыкта – башкарма комитет бинасының актлар залында һәм мәдәният йортында узды. Моннан тыш, тәҗел мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итү оештырылды.
Семинарларга 250дән артык кеше – башкарма комитетлар һәм муниципаль учреждениеләр вәкилләре, шулай ук Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба һәм Теләче районнары эшмәкәрләре килде.
Эшлекле сөйләшүләрдә Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты рәисе Марат Зиатдинов, «ТР Дәүләт заказы буенча агентлык» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Яков Геллер һәм Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов һәм башкалар катнашты.
"Татарстан Республикасы өчен Дәүләт заказы, теләсә кайсы башка төбәкләрдәге кебек, бик мөһим. Чөнки бу процедураларның никадәр тиз һәм нәтиҗәле узуына барлык тармакларның – төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, мәгариф, медицина һәм башкаларның үсеше бәйле. Нәкъ менә шуңа күрә белгечләрнең грамоталылыгы, профессиональлеге, аларның законнарны белүе бу эшнең уңышының нигезе булып тора. Татарстанда контракт системасын көйләүче буларак, вәзгыятьне даими контрольдә тотабыз. Безнең өчен заказ бирүчеләрнең һәм тәэмин итүчеләрнең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү һәм аларга ярдәм итү бик мөһим. Нәкъ менә шуның өчен урыннарда практик семинарлар сериясен башлап җибәрдек", – дип мөрәҗәгать итте семинарда катнашучыларга Марат Зиатдинов.
Семинар программасына дәүләт сатып алуларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе, бу юнәлештәге эшчәнлекне цифрлаштыру мәсьәләләре кертелгән иде. Катнашучылар сатып алулар өлкәсендәге актуаль үзгәрешләр турында фикер алыштылар, әлеге өлкәдә Татарстан Республикасы электрон документлар әйләнеше системасындагы эшне өйрәнделәр, сатып алу объектын тасвирлаганда һәм товарларның детальләштерелгән исемлеге буенча гаризалар формалаштырганда була торган типик хаталарны тикшерделәр.
Заказ бирүчеләр белән тәэмин итүчеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне “Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында”гы Федераль закон (№44, 05.04.2013) көйли. Байтак сораулар шушы канун белән бәйле иде. “Без коммерция тәкъдимнәре җыябыз. Алар барысы да биржа мәйданчыкларында, әлеге базарда катнашырга тиешме? Без бу мәсьәләдә күпчелек очракта тискәре җавап алабыз”, – диде семинарда катнашучы. Күпчелек сорауларга Яков Геллер җавап бирде. “Сатып алулар – бик үзенчәлекле тармак. Анда эшли белергә, аңа өйрәнергә кирәк. Без шуның өчен җыелдык. Килеп туган мәсьәләне чишәр өчен инструмент һәм күнекмәләр булу мөһим. Шул инструментлар эш итә алу, ягъни скрипка бар икән, анда уйный белү сорала. Бөтен проблема шунда. Без катнашучыларга кайда, ничек өйрәнергә мөмкин икәнен сөйлибез. Әйтик, Төбәк маркетинг үзәгендә (РМЦ) бушлай видеоуниверситетка кадәр бар. Вебинарларда катнашырга була. Кер дә, белемеңне камилләштер”, – диде журналистлар белән әңгәмәсендә Яков Геллер. Барлык тыңлаучыларга уку нәтиҗәләре буенча укулар узу турында сертификатлар җибәрелде.
Марат Зиатдинов үткәргән кабул итү барышында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марат Баһманов, финанс-бюджет палатасы әйдәп баручы бухгалтеры Зөлфия Кәримова тарафыннан электрон документлар әйләнеше системасында муниципаль контрактларны үтәү кысаларында документлар белән эшләүгә, Икътисад министрлыгы грантына илебездә җитештерелгән авыл хуҗалыгы техникасы сатып алуга кагылышлы сораулар бирелде. Дәүләт комитеты рәисе килеп туган мәсьәләләрне чишүне шәхси контрольгә алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев