Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Сабада «Күрше» республика проектының кышкы «Хәзинә» фестивале кысаларында «Зур түгәрәк уен»ы узды

Күңел ачу чарасын район мәдәният бүлеге оештырды

  25 февральдә Байлар Сабасы үзәгендә «Курше» республика фестиваленең кышкы сезоны «ХӘЗИНӘ» проекты кысаларында Саба районы мәдәният бүлеге тарафыннан «Зур Түгәрәк уен»ы узды. Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм «Бөрлегән» татар балалар фольклор коллективы бәйрәм кунаклары булдылар. Яшь үзешчәннәр район мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган төрле уеннарда актив катнаштылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, җырладылар, кайнар чәй һәм милли камыр ризыклары белән сыйландылар. Ләйсән Хисмәтова җитәкчелегендә «Чишмә», «Түгәрәк бию», «Капка» һәм башка татар халык уеннары уздырылды. Чара азагында «Бөрлегән» фольклор коллективы катнашучы дипломы белән бүләкләнде һәм истәлекле бүләкләр алды.

  «Күрше» «Безнең ишегалды» программасының һәм ТР иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасының дәвамы булып тора. Җәй көне әлеге фестиваль беренче мәртәбә уздырылды, республика халкын һәм кунакларын 290 вакыйгага берләштерде, анда 80 мең кеше катнашты. Кышкы сезонда да бу традиция дәвам итә, ишегалларын гына түгел, республиканың иҗтимагый киңлекләрен дә аралашу һәм иҗат мәйданчыкларына әйләндерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев