Сабада кыр эшләре барышы
Уңыш-2025
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, районда 12040 гектар мәйданда күпьеллык культураларны чабу бурычы тора. Эш 9 июньгә шуның 1335 гектарында башкарылган. Сенажга 885 гектары чабылып, 6608 тонна терлек азыгы әзерләнгән. Нигездә “Игенче” җәмгыятендә, Сатыш бригадасында һәм “Мөхәммәтшин” хуҗалыгында. Печән 450 гектардан 185 тонна тупланган. Яртысына якыны Сатыш бригадасына туры килә.
Район хуҗалыкларында үсемлекләргә 14582 гектарда тамырдан тукландыру үткәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев