Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада Кыш бабайлар, Кар кызлары һәм ел символлары парады

Сабабызда 17нче тапкыр Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парады үткәрелде.

Шушы күркәм традициягә Кәҗә елында старт бирелгән иде. Быелгысы исә Көнчыгыш календаре буенча Күсегә туры килде. Ул безне метал Үгез елына озата. Парадка Сабаның барлык оешма-учреждениеләре әзерләнде, кайбер авыл җирлекләреннән җигүле атлар белән килгәннәр иде. Коронавирус куркыткандырмы, әллә буран булгангамы халык тамаша карарга үткән елларга караганда азрак чыккан иде. Хәер өйдәгеләр Парадны туры эфирдан карады. Урам буйлап иң элек җәяүле Кыш бабайлар, Кар кызлары һәм төрле җәнлекләр үтте. Юл дәвамында кышкы тылсымчылар җырлар җырладылар, әйлән-бәйлән уйнадылар һәм узып баручыларны күңелен ачтылар Аларны күркәм бизәлгән атларда килүчеләр алыштырды, аннары Көнчыгыш календарендагы җәнлекләр сурәтенә кертелгән автотехника колоннасы агылды. Парадны Саба аграр көллияте коллективы ясаган бик тә гаярь үгез төгәлләде. Кар кызларын иярткән Кыш бабайларны, әкиятләрдәгечә, күчтәнәчле чаналар тарткан җәяүле хәлдә генә күз алдына китерсәк тә, тамаша алай ук күңелле булмас иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев