Сабада мәктәп автобусын иң яхшы йөртүчесенең исеме билгеле булды
Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча Дәүләт автоинспекциясе “Мәктәп автобусын иң яхшы йөртүче“ һөнәри осталык конкурсын үткәрделәр.
Бәйге “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесенең территориаль идарәсенең Саба бүлеге белән берлектә үткәрелде. Конкурста 19 автобус йөртүчесе катнашты. Алар : классик тизлекне маневрлау һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезләрен белү, кагыйдәләрен төгәл үтәү буенча ике этапта көч сынаштылар. Нәтиҗәләр буенча I урынга –Дилюс Галәвиев; II урынга –Наил Хаҗиев; III урынга –Расих Хәлилов; IV урынга – Илфат Касимов; V урынга – Илгизәр Хаҗиев лаек булды. Җиңүчеләргә Грамоталар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев