Сабада мәктәп укучылары өчен ифтар ашы узды
Саба урта мәктәбендә узган чарага авыз ачарга 600дән артык бала килде.
Саба урта мәктәбен ул көнне түбәтәйле малайлар, яулыклы кызлар ямьләндерде. Район мәгариф идарәсе, Саба мөхтәсибәте һәм район хакимияте тарафыннан саваплы мәҗлес быел 3нче тапкырын оештырылды. Ифтар мәҗлесенә районыбыз мәктәпләреннән ураза тотучы 600дән артык бала чакырылган иде. Бәйрәмгә килүчеләрне Саба районы мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов сәламләде, бәйрәмнең мәртәбәле кунагы - Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев балаларга ураза тотуның әһәмияте, файдасы, кыйммәте турында сөйләде, Рамазан ае - ризыктан гына тыелып тору түгел, һәркем үзендә сабырлык, әдәплелек сыйфатларын тәрбияләргә тиешлеген җиткерде. Вәгазьне район мөхтәсибәте оештырган дини викторина алыштырды. Ислам диненең биш баганасы, ураза, хаҗ, намаз, мөселманның сыйфатлары, хәләл һәм хәрам, җәннәт, гөнаһ һәм тәүбә турындагы сорауларга дөрес, төгәл җавап бирүчеләргә оештыручылар яулыклар-түбәтәйләр, тәсбихлар һәм намазлыклар бүләк иттеләр. Саба гимназиясе ураза тотучы иң күп санлы укучылары белән аерылып торды, авыз ачуга ул көнне 142 бала килгән иде. Эзмә, Тимершык мәктәпләреннән дә 60 шар бала бәйрәм кунаклары булдылар. Ахшам намазына азанны Саба гимназиясе укучысы Камол Камолов әйтте. Балалар кем – җимеш, кем – су белән авыз ачтылар һәм җәмәгать намазына тезелештеләр. Аннары күңелле аралашу мул сыйлы табын артында дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев