Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада мөһим проект өчен методологик нигез әзерләделәр

Милләт сәламәт булса гына үзен югалтмаячак. Шул максаттан республикабызда әһәмиятле документлар кабул ителә, программалар эшләнә, дистәләгән спорт корылмалары, стадионнар төзелә.

Узган җомга-шимбә көн­нә­­­рендә Татар милли конг­рес­сының Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә Са­бада замана медицинасын­да профилактика һәм терапия роленә багышланган “Сә­­ла­мәт милләт” халыкара фән­ни-гамәли конференциясе үткәрүе дә моңа ачык мисал. Ни өчен безнең район сайланган соң?  Бу сорауга җавапны чараны ачканда ясаган кереш сүзендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров бирде.

“Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында “Сәламәт милләт” мәсьәләсен аерым проект дәрәҗәсенә күтәрү тәкъдиме белән республика Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иткән идек. Һәрбер проект­ны тормышчан итү өчен һәм киң катлам җәмәгатьчелеккә җиткерер алдыннан аның фәнни-методологик нигезе булырга тиеш. Моңа нигезле бер мәйдан булдырырга ниятләдек. Конференцияне уздыру аның дәлиле, төп факторы булып тора да инде.

Без, сау тәндә сәламәт рух, дигән гыйбарә ишетеп үскән буын. Ләкин сәламәт милләт дигән төшенчәне башка яссылыкта да, дин, медицина һәм фән өлкәсендә дә бу юнәлештә саллы хезмәт куйган шәхесләребез фикерләре аша ачып, билгеле бер карар кылыр өчен җыелдык. Әлерәк кенә Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына Юлламасын Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмов ярты гасыр элек язган шигыре белән башлады: «Бер канатың була туган телең, бер канатың була туган җир; кошка гына түгел, кешегә дә ике канат кирәк була торгандыр».

Рухи-әхлакый кыйм­мәтләрнең беренче урын­га кайтарылганына төп дәлил булып торучы сүзләр бу. Бу мәсьәләгә конференциядә зур урын би­реләчәк, тормыш чыганагы бул­ган су темасын да күтәрәбез. Күптән түгел җәйге чорда “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова сезнең районда булды, “Ямьле Саба” проекты белән танышты. Ул җентекләп уйланылган һәм үзенчәлеге, халыкчанлыгы бе­лән башкаларга үрнәк.

Экскурсиябезне дә "Ямьле­ Са­­ба" яр буенда урнашкан чиш­­мәләрдән башладык, хал­кы­быз­ның милли йо­лаларының киң чагылышын  күрдек.

Боларның барысын да киң җәмәгать­челеккә җиткерергә кирәк. Конференцияне берсүзсез Саба җирлегендә уздыруны хуплаганы өчен район башлыгы Рәис Нургалиевичка аерым рәхмәт сүзләремне  белдерәсем килә”,– диде ул.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин утырышны Коръән аятьләре укып ачты. Чыгышын ул Кол Шәриф хәзрәтләренең атасы Мансур Сәйеднең сүзләрен китереп башлады:

“Өч бөек нигъмәт бар. Беренчесе – үзенең тәгълимәте белән һәртөрле гамәлне яхшылыкка юнәлткəн ислам нигъмәте. Икенчесе: тормышыбызны ямьле һәм ләззәтле иткəн саулык нигъмәте. Өченчесе: үз көчең белән ирешелгән байлыкның нигъмәте”.

Шушы гыйбарәне Камил хәзрәт сәламәт милләтнең формуласы дип атарга тәкъдим итте һәм татар милләтенең исәнлеге һәм имин киләчәге дә шушы 3 нигъмәткә – иманга, физик сәламәтлеккә һәм байлыкка корылганлыгын әйтте.

 Алып баручы, тарих  фәннәре   кандидаты Фәрит Уразаев  таныштырганча, конференциядә Сәламәтлек  саклау  министрлыгыннан,  медицина университетыннан  фән докторлары һәм кандидатлары, югары дәрәҗәле  профессиональ белгечләр,  дин әһелләре, медицина  өлкәсендә белем  алып   үз эшен  булдырган белгечләр, халык медицинасы белән шөгыльләнүчеләр  катнашты.

“Кайбер кешеләр бу юнәлешләр  арасында  каршылыклары бар дияр. Әмма   безнең  максатыбыз бер: шушы  төпле  фикерле кешеләр белән  элемтәләр  урнаштыру һәм бер-берсенә  ярдәмләштерү”,– диде  ул.

Чарада үсеп килүче буынның сәламәтлеген саклау, акустик күренеш­ләрнең сәламәтлеккә йогынтысы, кеше тормышында суның әһәмияте, организмны антиоксидантлардан арындыру һәм психологик тотрыклылыкны торгызу механизмнары, шифаханәләрнең  профилактикалауда һәм саулыкны торгызуда роле турында сүз барды.

Тыңлаучыларга иң элек уйландырырлык статистиканы җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы  үзәге баш табибы Илнур Шәрәфетдинов җиткерде.

Росстат мәгълүматлары буенча 2022 елда республикада сәламәт тормыш рәвешен ирләрнең – 7,9,  хатын-кызларның 9,32 проценты гына  алып  бара.

“Безнең бурычыбыз әлеге күрсәткечне 2024 елга  60 процентка  җиткерү. Эшлиселәребез  күп. Халыкара экспертлар  фикеренчә, Россиядә йөрәк-кан тамырлары,  яман шеш авыруларыннан, диабеттан үлүчеләр 3,1 өлешкә  кимергә тиеш. Татарстанда  сәламәт тормыш рәвеше  алып баручыларны 60 процентка җиткерү – шушы  максатларның берсе”,–диде ул.

Күренгәнчә, әлегә республикада  яшәүчеләрнең 10 проценты да саулыгын  кайгыртмый. Моның өчен беренче  чиратта дөрес тукланырга, исерткечләрдән, тәмәкедән баш тартырга  кирәк икән.  Шушы тәкъдимнәр үтәлмәү аркасында Россиядә 15-17  яшьлекләр арасында  сулыш органнары  авырулары   күпчелекне (38%) тәшкил итә һәм авырлыклары нормадан артык балалар  саны  арта. Бу уңайдан медицина университеты  профессоры Ольга  Радченко  сөйләде һәм озакламый барлык  субъектларда  гамәлгә кертеләчәк “Мәктәп  медицинасы” проекты белән таныштырды. Декабрь аенда Дәүләт Думасы аны икенче  укылышта  кабул итәчәк.

Утырышның икенче  өлеше суның кеше тормышындагы роленә багышланып, бу  темага медицина  фәннәре докторы Диана Абдулганиева чыгышыннан сәламәт булыр өчен  ислам дине тыйган хәмердән генә түгел, татлы эчемлекләрдән дә баш тартырга  кирәклеге  аңлашылды. Алар  сусауны басмый, симерүгә генә  китерә. Ә организда май  күбәйгән  саен су   күләме  кими бара.  Аеруча  симез  кешеләрдә  аның күләме 50 процентка  кадәр кимергә  мөмкин. Нәтиҗәдә кан  куера, артериаль басым   күтәрелә,  пульс  көчәя.

Авырмас өчен нинди  су эчәргә  кирәклеге турында оешма директоры  Ринат Исламов белән  психотерапевт Зөлфәт Зарипов төпле дәлилләр китереп   сөйләделәр. Хәзерге вакытта күп авыруларның сыйфатсыз су куллану нәтиҗәсендә килеп чыгуы билгеле. Чөнки кеше организмындагы су сыйфаты буенча без кулланганыннан күпкә аерыла. Кеше организмындагы структуралашкан су  сыйфаты буенча боз эрегәндә хасил булган суга якын (Р.Исламов кулындагы приборда андый суның  катылыгы 11 мл–кв/литрны күрсәтте).  Кызганычка  каршы, Сабинка  елга буендагы  чишмә  суының  катылыгы 500дән, хәтта 600 артып  киткән  иде. Мондый су эчәргә  яраксыз санала. Чыгыш  ясаучылар  аңлатканча, чиста суны  фильтр аша чыгарып, суыткыч камерада катырып, яңадан эретеп ясый алабыз.  Ләкин структуралы су куллану өчен бик күп боз катырырга һәм эретергә кирәк. Кыш көне моны эшләү җиңелрәк. Шул ук вакытта конференция  кысаларында күрсәтелгән “Великая тайна воды” фильмы фәнни даирәләрдә күп бәхәсләр тудыруы белән  билгеле икәнен дә онытмыйк.  Әйтик, суның “хәтере булу”, мәгълүмат  саклау  сәләте – болар рәсми фәндә исбатланмаган. Шулай ук гирудотерапия, ароматерапия, ауротерапия, аэроапитерапия, психолингвистика кебек дәвалау турындагы  чыгышлар да мах­сус әзерлеге булмаган  кешеләргә көч­ле  тәэсир иткәндер. Һәрхәлдә сәламәт   мил­ләт традицион булмаган ысуллардан   файда күрергә тырышканчы, һәрнәрсәгә са­гаеп  карау  сәләтен дә югалтмаска тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев