Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Сабада «Өченче яшь» XV пенсионерлар Спартакиадасы узды

«Олимп» стадионында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Өченче яшь» XV Республика пенсионерлар Спартакиадасының муниципаль этабы узды.

  Спартакиада барышында 36 катнашучы җиңел атлетика, дартс, ядрә ату буенча көч сынашты. Ветеран пенсионерлар ГТО нормативларын да үтәделәр. Комплексның сынау программасына "1000 метрга йөгерү", "гимнастика эскәмиясендә басып торудан алга авышу", "кулларны терәп ятып бөгү-җәю"кергән. Олы яшьтә булуларына карамастан, алар рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнәләр, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйлар, барлык мәдәни чараларда актив катнашалар, осталык һәм ихтыяр көчен күрсәтәләр. Ярышларда җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Республика Спартакиадасының муниципаль этабында җиңүчеләр Казанда район данын яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев