Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада оешкан «Тарихи сукмак» турстик маршруты районыбыз буйлап сәяхәткә алып чыга

Җәй-сәяхәтләр чоры

  Саба районы үзенең тарихи, мәдәни истәлекле урыннары, искиткеч матур табигате: калын урманнары, саф чиста сулы чишмәләре, яшел болыннары, яхшы һәм тырыш кешеләре белән дан тота.    Районыбызда туган җирнең матурлыгын күрергә, яратырга өйрәтүне, халкыбызның үткәнен белү, яшь буында патриотик хисләр тәрбияләүне төп бурыч итеп куйган “Калатау серләре” һәм “Тарихи сукмак” дигән туристик маршрутлар эшли башлады. Кичә шундый сәяхәткә районыбызның бертөркем вветераннары өчен оештырылды.
  “Тарихи сукмак” туристик маршруты буенча туристлар тарихи мәгърифәтле, дини булуы белән аерылып торган Сатыш,  Казанчы һәм Аккүл Бигәнәй, Мамалай авыллары буйлап сәяхәт иттеләр. Алар Сатыш авылында Рәсәй күләмендә бердәнбер яхшы сакланып калган һәм технологик яктан нык җиһазландырылган музей-мәдрәсәдә экскурсиядә булдылар. Музей-мәдрәсәдә Согуд Гарәбстанында урнашкан, Исламның изге шәһәре Мәккәдән турыдан-туры тапшыру карадылар. Сатыш мәктәбендә мәгариф өлкәсенә зур өлеш керткән, Россиянең һәм Татарстанның атказанган укытучысы Зиннуров Ш.З. музее белән таныштылар. Казанчы Бигәнәй авылында тарихи истәлек, мәдәни мирасыбыз булган Ишан хәзрәтнең төрбәсе саклана. Уналты метрга якын мәйданны били торган төрбә табигый таш койма белән әйләндереп алынган. Туристларда бу тарихи урын зур кызыксыну уятты. Шулай ук кайчандыр волость булып торган Мамалай авылы белән дә таныштылар туристлар, үзенчәлекле рецепт белән пешерелгән коймак, үләнле чәй белән сыйландылар. Сатыш мәдәният йортында урнашкан гармуннар күргәзмәсе авыл тарихында үз урынын алып тора. Күргәзмәдә сугыш ветераны Исәндәров Зөфәр абыйның да тальяны саклана.  Моңлы курай һәм гармунга кушылып җырлау туристларның күңелләренә хуш килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев