Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада районкүләм ифтарга билет сатудан кергән акча мохтаҗ гаиләләргә таратылачак

Быел да районыбызда 5нче тапкыр зурлап ифтар мәҗлесе оештыру күздә тотыла. Табын ашы 700 кешегә әзерләнергә ниятләнә.

  16 апрель көнне Саба урта мәктәбе базасында узачак изге чара районыбыз җитәкчелеге, Саба районы мөхтәсибәте тарафыннан иганәчеләр, шәхси эшмәкәрләр, аерым затларның сәдака акчаларына оештырыла. Хәзерге вакытта Саба җәмигъ мәчетендә кызу эш кайный, мәчеттә “Көмеш волонтерлар” командасы ифтар табыны өчен кирәк-яракларны барлый. Җимешләр юыла, яшелчәләр барлана. Быел да табын бик мул булыр дип фаразлана.

  Быел ифтарга билетлар түләүле булачак. Бәясе символик кына - 100 сум. Оештыручыларның әйтүенә караганда, билет сатудан кергән сәдака акчасы  авыру балаларны дәвалау өчен яки мохтаҗлыкта яшәүче гаиләләргә тапшырылачак. Ифтар мәҗлесендә башта  вәгазь, Коръән укылачак. Аннары авыч ачкач, җәмәгать белән ахшам намазы укылачак. Һәм инде кунаклар табын янында  хәләл тәгамнәрдән  авыз итәчәк.

  Билетлар Саба мәчетендә ирекле сатуда бар. Аны бүген җомга көнне 13.00 сәгатькә кадәр, шимбә көнне – 9.00-13.00 сәгатьләрдә килеп алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев