Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада республика табиблары наркология һәм онкология хезмәте эше буенча күчмә киңәшмә үткәрде

Сәламәтлек сагында

  Иң элек район үзәк  хастаханәсе баш табибы Марат  Йосыпов  үзенең  чыгышында районда наркология  хезмәтенең һәм быел  ачылган амбулатор онкология  ярдәме   күрсәтү үзәгенең 9 айлык эш нәтиҗәләрен анализлады. Наркоманияне,  алкогольгә бәйлелекне профилактикалауда  эчке эшләр,  социаль  яклау, авыл җирлекләре белән  тыгыз  хезмәттәшлеккә, яман  шеш  авыруларын  вакытында  ачыклау  мәсьәләләренә   зур  урын бирелде.  Әлеге юнәлештә  авыл халкын   яхшы белгән  фельдшер-акушерлык пунктлары хезмәткәрләренең дә роле   күрсәтелде.  Киңәшмәдә Республика клиник наркология диспансерының баш табиб урынбасары Сергей Басанов,  клиник онкология диспансерының медицина технологияләренең нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын бәяләү бүлеге мөдире Эдуард Нагуманов  һәм башкалар  чыгыш  ясады. Эшлекле    сөйләшүне  район башлыгы Рәис  Миңнеханов йомгаклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев