Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада Россия көненә багышланган өстәл теннисы буенча турнир узды [+фото]

"Саба-Арена" спорт мәктәбендә Россия көнен бәйрәм итү кысаларында Россия көненә багышланган Өстәл теннисы буенча турнир узды.

Турнирга Татарстанның төрле муниципаль районнарыннан һәм шәһәрләреннән спортчылар килде. Чара Россия һәм Татарстан гимннарын тыңлау белән башланып китте. Шулай ук бу көнне яшь спортчыларга тантаналы рәвештә зачет кенәгәләре тапшырылды. Фарход Усман улы, теннисчыларны документ алу белән котлап, аларга Россия гражданины һәм спортчысы исемен намус белән йөртүләрен, илнең лаеклы гражданнары һәм спортчылары булуларын, әти-әниләренең горурлыгы булуларын һәм үз алларына югары максатлар куюдан курыкмауларын теләде. Ябылу тантанасында Россия мастеры Саъди Исмаилов катнашты.

 

Хатын-кызлар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын- Исмаилова Динара (САБА-АРЕНА)

2 урын- Валеева Зиля (САБА-АРЕНА)

3 урын- Фахрутдинова Анна (Казан)

 

Ирләр арасында:

1 урын- Ибрагимов Мурат (САБА-АРЕНА)

2 урын- Вилданов Камиль (САБА-АРЕНА)

3 урын- Габдулхаков Тимерхан (САБА-АРЕНА)

 

Адаптив спортта (хатын-кызлар арасында):  

1 урын- Ищенко Екатерина (САБА-АРЕНА)

2 урын- Зарипова Лейсан (САБА-АРЕНА)

 

Адаптивный спорт (ир-атлар арасында):

1 урын- Мехтиев Ильгиз (Арча)

2 урын- Закиров Айрат (САБА-АРЕНА)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев