Сабада «Сәйяр» балалар-яшүсмерләр театрларының район фестивале узды
Әлеге фестиваль Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү дәүләт программасы һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү буенча комиссиясе ярдәмендә 2016 елдан бирле үткәрелә.
Балаларда рухи мәдәниятебезгә һәм татар халкының милли мирасына сакчыл мөнәсәбәт формалаштырырга ярдәм итүче әлеге фестивальдә районыбыз мәгариф учреждениеләре дә актив катнашып, ел саен сәнгати яктан осталыкларын арттыралар. 25, 27 февральдә Саба урта мәктәбе базасында узган “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр фестивалендә мәктәпкәчә учреждениеләрдән 19 һәм районыбыз мәктәпләреннән 21 коллектив катнашты. Әлеге фестиваль балалар бакчалары арасында ике категориядә (1-3 һәм 6-12 группалары булган) һәм мәктәпләрнең 1-4, 5-8 сыйныфлары арасында үтте. Бәйгенең нигезләмәсе буенча мәктәпкәчә учреждениеләргә әсәрләрне үзләре сайлау мөмкинлеге бирелгән иде, башлангыч сыйныф укучылары Габдулла Тукай, Абдулла Алиш, Муса Җәлил әсәрләрен сәхнәләштерергә, 5-8 сыйныфлар Хәй Вахит, Рабит Батулла, Гафур Каюмов әсәрләреннән өзекләрне сайларга тиеш булганнар. Бәйгегә һәрбер театр коллективы иҗади якын килеп, югары осталык үрнәкләре күрсәттеләр.
Аз группалы балалар бакчалары арасында Олы Шыңарның “Әллүки”, күплеләре арасында Шәмәрдәннең “Теремок” балалар бакчасы 1 урын яулады. Сабаның “Шатлык” балалар бакчасы нәниләре Абдулла Алишның “Куян кызы” әкиятен сәхнәләштереп, Гран-прига лаек булдылар.
“Абдулла Алишның әсәрләре бүген дә бик актуаль. Алар гади, балаларга аңлаешлы тел белән язылган. Шуңа да без нәкъ менә аның “Куян кызы” әкиятен сайладык. Әкиятләрнең күпчелеге хайваннар тормышыннан алып язылган һәм аңа тирән мәгънә салынган. Бу әкиятне өйрәнүебез ике атнага сузылды. Балалар бик теләп, кызыксынып өйрәнделәр. Һәр бала үз героен тулысынча ачып бирә алды”, – ди “Шатлык” балалар бакчасының музыка җитәкчесе Нурания Әүхадиева.
Балалардагы самимилек, ихласлылык гүя үзләре башкарган рольләргә дә күчеп, әлеге җылылыкны тамашачыларга да тапшыра алдылар. Талантлы балаларның күплеге халык күңелендә үлемсез Әлмәндәр булып яшәүче якташыбыз Шәүкәт Биктимеров кебек театр йолдызларының дәвамчылары булырлар дигән ышанычны да арттырды.
Югары Симет урта мәктәбенең “Нур” коллективы Рабит Батулланың “Кичер мине, әнкәй” спектакленнән өзекне сәхнәләштереп, әлеге гыйбрәтле дә, тәрбияви яктан бик актуаль булган моңсу комедияне зур осталык белән башкардылар һәм 1 урын яуладылар.
“Безне укытучыбыз Азалия Айнуровна тиешенчә, бөтен күңелен салып өйрәтте. Шуңа да катлаулы, җитди рольләргә керү авыр бирелмәде. Гыйнвар ахырында өйрәнә башлаган идек, 3 атна дигәндә сәхнәгә чыгарлык булдык. Көннән-көн остарып барабыз, элек сәхнәгә чыкканда бик каушый идек, ул бераз кимеде”, – ди Замирә Закирова.
7-8 сыйныф укучылары ир белән хатын, ата-ана – бала мөнәсәбәтләрен югары дәрәҗәдә чагылдырып, тамашачыларны әлеге дөньяга алып керә алдылар. Миргаянны гәүдәләндергән V сыйныф укучысы Раян Тәхавиевның үз ролен башкару осталыгы таң калдырды.
“Элек тә балалар белән конкурсларда катнаша, шул вакытта ук кемгә нинди роль туры килүен белә идем. Рабит Батулланың әлеге әсәрен укып чыккач ук, бу әсәрне ничек куячагымны һәм кемнәр нинди рольдә уйнаячак икәнлеген тиз ачыкладым. Мин мәдәният өлкәсендә эшлим, мәктәптә өстәмә белем бирү педагогы булып та хезмәт куям. Көз көне Шәүкәт Биктимеров исемендәге бәйгедә республика буенча икенче урынны яулаган идек”, – ди җитәкчеләре Азалия Гафурова.
Һәрбер коллектив театр фестиваленә ныклы әзерлек белән килгән иде. 1-4 сыйныфлар арасында Явлаштау урта мәктәбе театр коллективы 1 урынга, Килдебәк урта мәктәбе укучылары Гран-Прига лаек булдылар. Муниципаль этапта җиңүчеләр алга таба республиканың зона турында чыгыш ясаячаклар.
«Яшьләр һәм балалар» милли проекты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев