Сабада стендка ату буенча Россия кубогынын I этабы башланды
Бүген районыбызда “Сабантуй” комплексы призына дупль-спортинг (стендка атуның бер төре) буенча Россия кубогының I этабы башланды.
Бүген районыбызда “Сабантуй” комплексы призына дупль-спортинг (стендка атуның бер төре) буенча Россия кубогының I этабы башланды. Ярышта Россиянең төрле төбәкләреннән 50дән артык мәргән килде. Турнирны ачу тантанасында Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, РФ Дәүләт Думасы депутаты, физик культура һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Әмир Хәмитов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев, стендка ату буенча Россия федерациясе рәисе Сергей Шушков, Татарстан Республикасы пуля белән һәм стендка ату федерациясе президенты Сергей Демин, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек Гарипов һәм башкалар катнашты. Ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә кулына мылтык алды. Турнир нәтиҗәләре иртәгә билгеле булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев