Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Сабада светофор янында балигъ булмаган бала катнашында күңелсез очрак булды

Игътибар: “Тоннель” операциясе

  Киләсе атнада ДАИ бүлекчәсе инспекторлары,  полиция хезмәткәрләре белән берлектә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүчеләрне ачыклау максатында, районда чираттагы “Тоннель” операциясе үткәрәчәк. Билгеле булганча, гимназия  укучыларының иминлеген тәэмин итү максатында Сабаның  Закир Йосыпов һәм  Мәктәп  урамнарына  светофорлар  куелды. Машина   йөртүчеләрнең  әлеге  урыннарда  аеруча игътибарлы булулары  сорала. Узган атнада З.Йосыпов  урамындагы  светофор  янында балигъ булмаган бала катнашында күңелсез очрак булды. 1951 елгы  йөртүче  “Кызыл ут”ның   кисәтү  сигналына  карамастан   хәрәкәтен дәвам итә һәм VIII  укучысын бәрдерә.  Мондый хәлләрнең  кабатлануына  юл  куелмасын  өчен профилактика чаралары үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев