Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Сабада тагын бер кеше бәрдерү факты теркәлде

Транспортта баручылар да урамнарда кеше кадәр кешене автомобильнең яктырткыч утында күрерлек сизгер хәлдә булырга тиешләр.

 

Пәнҗешәмбе  көнне, ягъни 4 сентябрь  кичендә Байлар Сабасының  Тукай урамында юл-транспорт вакыйгасы булды.  “Лада Калина” машинасын  йөртүче 1964 елгы ир-ат юлның йөрү өлешенең уң ягыннан барган,  киемендә яктылык кайтаргыч элементлары  булмаган пенсионер хатын-кызны бәрдерә.

РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 4.1 пункты җәяүлеләрнең түбәндәге бурычларын билгели: җәяүлеләр тротуарлар, җәяүлеләр сукмаклары, велосипедта җәяүлеләр сукмаклары буйлап йөрергә тиеш, ә алар булмаганда — юл кырыеннан. Зыян  күрүче хастаханәдә табиблар тикшерүеннән  соң өенә кайтарып җибәрелә.

Хәзер караңгы көннән-көн тизрәк төшә. Киемдә яктылык кайтаргыч элементлары  булуы машина йөртүчеләргә җәяүлеләрне ерак күреп  алырга мөмкинлек бирә. Транспортта баручылар да  урамнарда кеше кадәр кешене автомобильнең яктырткыч  утында күрерлек  сизгер хәлдә булырга тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев