Сабада “Тарихта без эзлебез” республикакүләм бәйгенең район туры узды
Агачның тамыры – җирдә, безнең тамыр – туган-ыруда
Дәүләт архивы тарафыннан 2019 елда гамәлгә ашырыла башлаган әлеге бәйге туган як тарихында якты эз калдырган шанлы-данлы нәселләрне барларга, аларның гаилә кыйммәтләре белән танышырга тулаем мөмкинлекләр бирде.
Бу тантананың бәйге булудан да бигрәк, бөтен буыннар чылбырын берләштергән бәйрәм, туганнар очрашуы буларак кыйммәте тагын да зур. Шәмәрдән мәдәният йорты сәхнәсендә районыбызның берничә буынын берләштергән ун гаиләсе үзләренең нәсел тарихлары белән бүлештеләр. Районыбыз горурлыгы булган әлеге гаиләләр иң элек күргәзмә оештырып, мәртәбәле жюрига үзләренә хас гореф-гадәтләр, милли ризыклар, нәселдән-нәселгә тапшырыла торган ядкарьләр, өчәр йөз еллык нәсел шәҗәрәләрен тәкъдим иттеләр. Аерым алганда Олы Шыңардан Хаҗиевлар, Иске Икшермәдән Мостафиннар, Тимершыктан Хаҗиевлар, Олы Кибәче авыл җирлегеннән Исмәгыйловлар, Шекшедән Мөхәммәтҗановлар, Мичәннән Сабирҗановлар, Түбән Шытсудан Нигъмәтҗановлар, Мишә авыл җирлегеннән Хәсбиевлар, Сатыштан Мөхәммәдгалиевлар, Олы Ныртыдан Әгъләмҗановлар катнашып, үзләренең нинди бай тарихлы нәсел дәвамчылары булуларын башта күргәзмә аша, аннары тирән эчтәлекле чыгышлары аша күрсәттеләр. Олы Шыңардан 66 ел бергә гомер кичергән Дания апа һәм Равил абый Хаҗиевлар барлык катнашучылар арасында иң өлкәннәре саналдылар. Мөхәммәтхаҗи нәселе үзләренең 11 буыннарын табуга ирешкәннәр. 1687 елдан башланган нәсел шәҗәрәсенең бүген иң өлкән буын вәкиленә 91, иң нәниләренә 1 яшь тә 4 ай. Сиксән җиде яшен каршылаган Дания апа күргәзмәне үзе пешергән икмәк белән дә бизәгән. "Кибеттән ипи алганым юк. Ике көнгә бер үзем пешерәм. Тик тормыйм, бәйлим", – ди Дания апа. Әлбәттә, яшәү көчен, тормышка мәхәббәтне аңа бүген дә гомер иткән ире – 91 яшьлек Равил абый өстәп тора. “Әтием Хаҗи барлыгы өч сугышта – Гражданнар, фин, Бөек Ватан сугышында катнашкан кеше иде”, – дип таныштырды Равил абый данлыклы тегүче әтисе турында. Сабабаш авылыннан килгән Хәсбиевлар гаиләсе күргәзмәсендә буыннардан буыннарга күчүче иң кадерле ядкарьләрнең берсе – 130 ел тарихы булган Коръән китабы булгандыр, мөгаен. Аны каенанасы килененә “Сакла, ятла” дип әманәт итеп калдыра.
Төбәк авылыннан килгән Исмәгыйловлар нәселе кунакларны үзләренең гаилә традицияләре – колмактан пешерелгән икмәк белән каршы алдылар. Ике тармак – танылган көрәшчеләр Габдрахман һәм Фәйзрахман бабалары осталыгын бүген яшь буын дәвам итә. Әлеге нәсел вәкиле Наил Ибраһимов буыннар чылбыры хакында “Шәҗәрә” дип аталган китап нәшер иткән һәм документаль фильм да төшерелгән. Әлеге нәселнең каһарманы – Сәйдәш Илсур улы контракт нигезендә махсус хәрби операциягә китә һәм шунда батырларча һәлак була.
Мостафа бабай нәселе тегүчеләре, Тимершыктан Хаҗиевлар алдынгы тракторчылары, Әгъләмҗан бабай нәселе урманчылары белән данланган. Нигъмәтҗановлар, Сабирҗановлар буыннан-буынга милли йолаларны, гаилә традицияләрен тапшырып яшәүчеләр буларак танылдылар. Сатыш авылыннан килгән Мөхәммәдгата нәселенең 1522 елдан башланган шәҗәрәсе 12 буын вәкилләрен берләштерә. Бүгенге көндә иң өлкән кеше, 55 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Затыя Хөсәен кызы Галимҗановага 78 яшь, иң кечкенәләренә 43 көн икән. Әлеге нәсел күпсанлы мөгаллимнәр белән бергә, танылган сәүдәгәрләр, гармунчылар, башка төрле һөнәр ияләре белән мактала.
Язманың дәвамын «Саба таңнары»ның 15 ноябрь саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев