Сабада “Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы” кысаларында алты гаиләгә торак сертификатлары тапшырылды
Күңелле яңалык
Кичә “Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы” кысаларында тантаналы шартларда алты гаиләгә торак сертификатлары тапшырылды. ТР Яшьләр эшләре министрлыгы аша гамәлгә ашырылган әлеге программаның төп асылы 35 яшьтән узмаган, торакка мохтаҗ, һәр икесенең дә эш урыннары булган гаиләләргә 35 процент күләмендә кире кайтарылмый торган дәүләт субсидиясе бирелүдән гыйбарәт. Сертификатлар Сабадан Инзилә һәм Динар Нәҗметдиновлар, Илина һәм Илназ Фаләховлар, Алисә һәм Наил Мирзасалиховлар, Югары Шытсудан Гөлнара Мәхмүтова, Ике Басу Арташтан Альбина һәм Әлфис Хәсәновлар, Сатыштан Фирүзә һәм Альберт Моратниязовлар гаиләләренә тапшырылды. Район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов яшьләргә сертификаттан файдалану тәртипләрен аңлатты, 1 ай эчендә банкта счетлар ачарга чакырды.
“Әлеге сертификатлар беренче чиратта өч һәм алардан күбрәк балалары булган һәм махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезнең гаиләләренә бирелә. Аларның 4се бүгенге чарада катнаша, ике гаиләгә сертификатлар алданрак тапшырылды. Бу сертификат гаиләләргә йорт алырга яки салырга, шулай ук ипотека кредитын капларга мөмкинчелек бирәчәк. Дөрес итеп файдаланып, документ эшләрен тәртипләп, тиз арада үзләре теләгән тораклы булырлар дип ышанабыз. Гаиләләре һәрвакыт шулай тулы булсын, сабыйлар саны артып торсын, киләчәгебез якты, дөньяларыбыз тыныч булсын!”,- диде Расих Рәхимҗан улы.
Тантаналы чарага гаиләләр балалары белән килгәннәр иде. Сабадан Нәҗметдиновлар бишенче сабыйларын көтәләр. Яңа йортны Сабада булдырырга җыеналар. Югары Шытсудан өч баласын ялгызы үстерүче Гөлнара Мәхмүтова яңа нигезле булуда туганнары, дуслары ярдәменә дә ышана. Һәркемнең йөзендә канәгать елмаю, шатлык хисләре чагылды бу мәлләрдә.
Шушы сертификат акчасына авылыбызда йорт җиткерергә җыенабыз. Гаиләбездә өч кызыбыз үсеп килә. Тормыш иптәшем Альбина балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, үзем Иске Икшермә авылында янгын сүндерү бүлегендә хезмәт куям. Бу сертификатны бик көттек. Шуңа да бүген бик сөенечле хисләр кичерәбез. Яшьләрне кайгыртып, шундый мөмкинлекләр тудырган хөкүмәтебезгә, район җитәкчеләренә зур рәхмәт», - дип шатлыгы белән уртаклашты Ике басу Арташ авылыннан Әлфис Хәсәнов.
Бәхетле, бәрәкәтле нигезләр булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев