Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада Татарстанның атказанган төзүчесе Фәргать Нәбиуллинның истәлегенә мемориаль такта ачылды

Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе, районыбызның мактаулы кешесе Фәргать Нәбиуллинга 28 октябрьдә 60 яшь туласы иде. Ни кызганыч, гомерен ПМК-159 оешмасында төзелеш тармагына багышлаган җитәкче, юбилеена килеп җитәргә ике ай кала, арабыздан китте.

Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе, районыбызның  мактаулы  кешесе Фәргать  Нәбиуллинга 28 октябрьдә 60  яшь туласы   иде.  Ни кызганыч, гомерен ПМК-159 оешмасында төзелеш тармагына багышлаган җитәкче, юбилеена килеп җитәргә ике ай кала, арабыздан  китте. Фәргать Әһлиулла  улы үзенең кыска гына гомерендә күп  эш башкарырга өлгерде. Ул җитәкчелек иткән оешма сафка бастырган объектлар мактаулы төзүченең  фидакарь  хезмәтенә һәйкәл булып калды. Кеше буларак, дуслары,  фикердәшләре, эчкерсезсезлеге, күркәм  сыйфатлары өчен хөрмәтләүчеләре күп иде. Аларның Фәргать Нәбиуллин истәлегенә мемориаль такта кую инициативасы район җитәкчелеге һәм  төзүченең гаиләсе тарафыннан хуплап кабул ителде. (Тулырак “Саба таңнары” газетасында  укыгыз).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев