Сабада терлекчелек буенча 10 айлык эшчәнлеккә йомгак ясалды
Семинар-киңәшмә
«Юлбат АХП» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте Килдебәк бүлекчәсе базасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин җитәкчелегендә узган семинар-киңәшмәдә 2024 елның 1 октябренә терлекчелеккә йомгак ясадылар. Чарада районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы оешмалары һәм ветеринария хезмәте җитәкчеләре, зоотехниклары, ветеринария табиблары катнашты. Авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Илшат Нурмиев үз чыгышында катнашучыларны хуҗалыклар буенча терлекчелек буенча күрсәткечләр белән таныштырды. 2024 елның 1 ноябренә сөт җитештерү 1 001 328 центнер тәшкил итте, 2023 ел белән чагыштырганда үсеш-9%. Эре мөгезле терлек ите җитештерү 42 800 центнер (үсеш +1%) һәм дуңгыз ите җитештерү 84 927 центнер (үсеш +1%). Шулай ук эре мөгезле терлекләр, дуңгызлар, сарыклар һәм атлар саны буенча да динамика яхшы. Киңәшмә барышында эре мөгезле терлекләр санын саклап калу, сыерларны яраксызга чыгаруны киметү, сыерларны терлек азыгы белән тәэмин итүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев