Сабада туган телләрне саклау һәм үстерү турында сөйләштеләр
Бүген Байлар Сабасында Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында “Мәгариф системасында туган телләрне саклау һәм үстерү: стратегия һәм технологияләр” темасына милли белем бирү педагоглары өчен секция уздырылды.
Бүген Байлар Сабасында Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында “Мәгариф системасында туган телләрне саклау һәм үстерү: стратегия һәм технологияләр” темасына милли белем бирү педагоглары өчен секция уздырылды. Чарада Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре мәгариф идарәләренең милли мәгариф өчен җаваплы белгечләре, методистлары, туган телдә белем бирүче мәгариф оешмалары җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты, Казан федераль университеты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, педагогик көллиятләр хезмәткәрләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм башкалар катнашты. Алар туган телләрен үстерү мәсьәләләре, аларны өйрәнүнең яңа методикалары турында фикер алышты, тәҗрибәләре белән уртаклашты. Секция эше Саба урта мәктәбендә башланып китте. Биредә Идел буе халыкларының мәдәнияте һәм көнкүрешен чагылдырган театраль күренешләр тәкъдим ителде, экспозицияләр белән таныштылар. Аннары катнашучылар 4 маршрут буенча район мәгариф оешмаларында булдылар.Саба урта мәктәбендә секция туган телдә белем бирүче мәгариф оешмалары җитәкчеләре өчен эшләде. Мәктәп директорларына киләсе уку елында көтелгән күп кенә яңалыкар җиткерелде. Әйтик, 1 сентябрьдән 5-7 сыйныфлар өчен Россия тарихы фәне «Безнең төбәк тарихы» модуле белән тулыландырылачак. Аңа Россия халыкларының рухи-әхлакый культурасы нигезләре кертелгән. Уку курсы кысаларында укучыларга ил халыкларының мәдәни торышларының күптөрлелеге кыйммәтләре, халыклар традицияләре, милләтара һәм диннәрара татулык һ.б. белән кызыксынуны хуплау турында сөйләячәкләр. Укучылар шулай ук төрле халыкларның үзара ярдәмләшү һәм хезмәттәшлек итүнең тарихи мисаллары турында беләчәк. Шул ук вакытта 1 сентябрьдән «җәмгыять белеме» фәне 6-7 сыйныф программаларыннан төшеп кала. Киләсе елдан башлап ул бары тик 9, 10 һәм 11 сыйныфлар өчен генә укытылачак. Әлеге карарның бер сәбәбе – тарихны өйрәнүгә бүлеп бирелгән уку вакытын арттыру.
Тагын бер яңалык: укучылар өчен контроль эшләрнең гомуми саны, бөтенроссия тикшерү эшләрен дә кертеп (ВПР), уку вакытының барлык күләменнән 10 процентыннан артмаска тиеш. Бу укучыларның артык йөкләнешен булдырмаска һәм уку һәм тикшерү чараларын балансларга мөмкинлек бирәчәк.Контроль эш бердән ике дәрескә кадәр дәвам итә (һәрберсе 45 минуттан да артмый).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев