Сабада урнашкан салым офисы районыбызның алты муниципаль районына хезмәт күрсәтә
Инспекциядә физик затлардан салым керемнәре тәэмин итүнең соңгы көннәре барганда көн саен йөзләгән кеше кабул итәләр
21 ноябрьдә Россиядә Салым органнары хезмәткәрләре көне иде. Алты районга хезмәт күрсәтүче 10нчы салым инспекциясе коллективы да һөнәри бәйрәмне хезмәт бурычларын нигездә үтәп, куелган максатка ирешеп каршылады.
2023 елда инспекция буенча республика һәм җирле бюджетларга 6,460 миллиард сум салым җыйналырга тиеш булып, үтәлеш 103 процент тәшкил иткән. Шул исәптән, Саба районы җирле бюджетына 1,6 миллиард сум акча кергән. Күләмле эш башкарылган. Чөнки казнаны үз вакытында тулыландырмый торып, әһәмиятле социаль-икътисадый программаларны үтәү мөмкин түгел.
“Хәзерге чорда салым хезмәте илнең финанс системасының тотрыклы эшләвен тәэмин итүдә төп буыннарның берсе. Хезмәтебезнең максаты – барлык дәрәҗәдәге бюджетларга салым җыемнарын арттыру, түләнмәгән бурычлар күләмен бетерү буенча реаль булган контроль эш алымнарын тагын да камилләштерү. Инспекциядә 102 кеше эшли. Коллектив өчен ноябрь бәйрәм ае гына түгел, аеруча җаваплы чор да. Әйтик, Саба районы буенча физик затлар 2 декабрьгә кадәр 37 миллион сум транспорт, 10 миллион сум милек, 11 миллион сум җир салымы түләргә тиеш. Эшне түләмәүчеләргә пенялар исәпли башлауга җиткермәс өчен барлык чаралар күрелә. Бурычлы булып калу беркемне дә бизәми. Бу мәсьәләдә үзара аңлашу бик мөһим”,– диде коллектив эшчәнлеге турында инспекция начальнигы Айрат Шәфыйков.
Билгеле булганча, хәзер Сабада урнашкан салым офисы Теләче, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Балык Бистәсе районнарын да колачлый. Әлеге муниципаль берәмлекләрдәге 137 авыл (шәһәр) җирлегендә 2871 юридик, 228546 физик зат, 4274 эшмәкәр исәпләнә. Барысы 12681 үзмәшгуль теркәлгән, шуларның 2742се Саба районында эшчәнлек алып бара. Әмма алар йомышлары төшкән саен Сабага килә дигән сүз түгел. Офисларның эреләнүе – цифрлы технологияләр кертелүе нәтиҗәсе.
“Федераль салым хезмәте сайтында 70тән артык электрон хезмәт күрсәтү сервисы бар. Шулар аша районара инспекциягә килмичә дә электрон имза ясатырга да, юридик зат, шәхси эшмәкәр, үзмәшгуль булып теркәлергә дә, ИНН һәм башка төрле белешмәләр алырга була. Персонал электрон хезмәт күрсәтү нечкәлекләрен яхшы белә һәм сораулар тиешле срокларда хәл ителә. Бездә эшләү өчен югары икътисадый яки юридик белем, цифрлаштыру чорында компьютер белән дус булу, төгәллек, эш сөючәнлек кирәк. Хезмәткәрләрнең уртача хезмәт стажы 17 ел, инспекция ачылганнан бирле вазифаларын зур җаваплылык тоеп башкаручылар яшьләр өчен үрнәк булып тора. Гомуми тәэмин итү бүлеге башлыгы Ләйсән Сөнәгатуллина, мәсәлән, 22 ел эшли, кадрлар инспекторы вазифаларын да алып бара. Камераль тикшерүләр бүлеге начальнигы урынбасары Гөлназ Рәфыйкованың стажы 28 елга тула. Бурычларны көйләү һәм бюджетка исәп-хисап ясау бүлеге башлыгы урынбасары Әлфия Нуриева 2003 елдан эшли. Аның җитәкчелегендә бюджетка җыелган салымнарның исәп-хисабы алып барыла, алдагы чорларда күпме керәчәге планлаштырыла, җыелып килгән бурычларны түләттерү чаралары күрелә. Хезмәткәрләребез үзләрен салым түләүчеләр урынына куеп, шул рәвешле аларны аңлый, кешеләргә якынрак була беләләр”,– диде инспекция начальнигы урынбасары Фаил Нигъмәтҗанов.
Язманың дәвамын «Саба таңнары» газетасының 22 ноябрь саныннан укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев