Сабада узган ифтарда Удмуртия татарлары да авыз ачты
Сабада районкүләм ифтар 7нче тапкыр узды
Ифтар мәҗлесенә дин кардәшләребез- түбәтәйле ир-атлар, шәригатьчә киенгән нурлы йөзле апа-сеңелләр «САБА-АРЕНА» спорткомплексына билгеләнгән вакытка кадәр үк җыела башлады. Алдан килүчеләр Сатыш авылы имамы Алмаз хәзрәт Галимҗановның Рамазан ае фазыйләтләре турындагы үтемле вәгазен тыңлый алды. Бәйрәмнең төп өлеше райондашыбыз, Саба гимназиясе укучысы Камол Камоловның махсус хәрби операция барышында һәлак булган ватандашларыбыз рухына Ясин сүрәсе уку белән башланып китте. Кичәнең мәртәбәле кунагы, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров илебез сагында шәһид киткәннәр рухына дога кылды. Алга таба саваплы мәҗлестә катнашучыларны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов сәламләде, олуг Рамазан ае уңаеннан изге теләкләрен җиткерде.
“Мондый ифтар мәҗлесләре үткәрү – безгә изгелектә берләшергә, башкаларны да саваплы эшләргә җәлеп итәргә бер мөмкинлек бирә. Игелек кылып яшик, яхшылыкны гына уйлык, яхшылыкны гына юрыйк. Һәркемгә сәламәт булып яшәргә язсын. Сугышчан хәрәкәтләр тәмамланып, яу кырындагы ир-егетләребез дә исән-имин кайтып, киләсе Рамазаннарны һәркемгә тулы гаилә булып каршы алырга язсын. Ифтарны оештыруга үз өлешен керткән һәркемгә зур рәхмәт. Кылган яхшылыгыгыз үзегезгә зур савап булып әйләнеп кайтсын”-диде ул.
Чарада рәхмәт сүзләре махсус хәрби операциядәге ватандашларыбызга волонтерлык ярдәме күрсәтүдә башлап йөрүче райондашларыбызга да күп яңгырады. Арчадан сугышчан хәрәкәтләр ветераны Илнур Яруллин Саба районы мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтовка, “Солдатка –аш” оешмасы җитәкчесе Гөлнара Фәтхерахмановага “СВОга ярдәм иткән өчен” медале, Иләбәрдән Гүзәл Федоровага “Россия волонтеры” медале, Төбәктән туганы махсус хәрби операция барышында һәлак булган Салават Дәүлиевка, Сабадан Җәмил Янгучинга “Гуманитар комвойда катнашучыга” дигән истәлек медальләре тапшырды.
Мәгълүм булганча, соңгы ике елда ифтарга керү өчен билетлар символик бәягә генә сатылды. Әмма билет сатудан кергән акча табын әзерләү өчен тотылмады. Быел да оештыручылар әлеге акчаларны ярдәмгә мохтаҗ булган гаиләләргә тапшырырга ният кылганнар. Сәдака акчалары Аккүл Бигәнәй авылыннан ДЦП белән авыручы улы Камилне дәвалау өчен Гөлназ Зәйнетдиновага, Килдебәк авылыннан әтисе махсус хәрби операция барышында вафат булган Эльзина Шакировага, Сабадан СВОга ике бертуган абыйсын озаткан (кызганычка каршы, бер абыйсының әлегә хәбәре юк) Алинә Янгучинага тапшырылды. Үзе дә сәламәтлек ягыннан ярдәмгә мохтаҗ булган Алинәгә узган ел әнисе Фәридә ханымны да соңгы юлга озатырга туры килде. Айнур хәзрәт Әхмәтов садака акчаларын җыюда катнашкан райондашларыбызга, гомумән, ифтарны оештыруда төрлечә ярдәм күрсәткән бар халыкка, киң күңелле иганәчеләргә, волонтерларга зур рәхмәтләрен җиткерде.
Бәйрәмнең рәсми өлеше Лесхоз мәчете имамы Әхмәт хәзрәт Сафинның үтемле вәгазе белән төгәлләнде. Азан әйтелгәч, җәмәгать алдан таратылган су һәм җимеш белән авыз ачты. Ахшам намазы укылганнан соң, бәйрәм кунаклары табыннар янына үтте. Авыз ачучыларга өстәлдә кайнар пылау, җиләк җимештән әзерләнгән компот, казылык, сыр, яшелчәләр, баллы тәм-томнар, камыр ризыклары тәкъдим ителде.
Быелгы районкүләм ифтар "Удмуртия татарлары" җәмгыятеннән килгән делегация катнашуы белән дә мәртәбәле булды. Кунаклар чараның искиткеч яхшы оештырылуын билгеләп үттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев