Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада Васил Гарифуллин исемендәге яшь иҗатчылар бәйгесе узды

«Серле каләм» бәйгесе районыбызда 16нчы тапкыр үтте. Анда Саба, Балтач, Кукмара, Арча, Теләче районнарыннан барлыгы 50 катнашучыдан 100гә якын эш кабул итеп алынган.

  Күпләргә иҗатка юл ачкан, илһам канатларын ныгыткан «Серле каләм”  бәйгесенең йомгаклау тантанасы  27 майда Балалар иҗат үзәгендә үтте.  Бәйгедә  каләм чарлап, инде республика күләмендә танылган иҗатчылар үсеп чыгуы, бәйгенең географиясе елдан-ел киңәюе бик тә куанычлы.

Бәйгенең Казан (Идел буе) федераль университетының милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Васил Гарифуллин исемен йөртүе һәм һәрбер йомгаклау тантанасында Васил Заһит улының үзе шәхсән катнашып, иҗатка омтылучыларга хәер-фатиханы бирүе бәйгенең никадәр җитдилеген ассызыклый. Быел да Васил Гарифуллин иң элек   бәйгенең дәвамлы булуына мөмкинлекләр тудырган өчен районыбыз  җитәкчелегенә олы рәх­мәтен белдерде.

“Мондый саллы бәйге Сабада гына үтә. Мин моның белән бик горурланам. Ел да җиңүчеләрне котларга бик теләп һәм канатланып кайтам.  Үзем дә Саба районында туып-үскән кеше буларак, әлеге төбәк  миңа бик якын.­  Авылым Теләче районында калса да, паспортымда  Саба районында туганлыгым язылган. Балачагым, яшьлек елларым биредә үтте. Мин дә иҗат канатларын Сабада  ныгыткан кеше, бүгенге «Саба таңнары», элекке «Җиңү байрагы» газетасы  безне журналист итте. Га­зиз Нәбиуллин җитәкчелегендә эш­ләп килгән «Мишә дулкыннары» әдәби берләшмәсендә  ши­­гырь­ләр дә иҗат иттек. Саба белән бәйле бик күп истәлекләрем саклана”, – дип Васил Гарифуллин  берничә кызыклы  хатирәсе белән дә уртаклашты.

Саба төбәгенең иҗат­­чыларга бай, республика басмаларында да  төбәгебездә туган  каләм ияләренең күп булуына басым ясады.  Балаларны иҗатка дәртләндергән укытучыларга зур рәхмәт сүзләре җиткерде.

Фикерли белү, үз каләмең аша шуны башкаларга җиткерә алу зур талант сорый. «Серле каләм» бәйгесе дә нәкъ менә шундый кыю фикерле яшьләрне табарга, аларның талантларын тагын да үстерүгә юнәтелгән. Уналты ел  дәвамында район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге,  аерым алганда Шәмәрдәннең «Яшьлек» яшьләр үзәге шушы  юнәлештә зур эш башкара.  Яшьләр эшләре һәм спо­рт­ бүлеге начальнигы Ирек Гари­пов үз чыгышында  комиссиягә тәкъ­­дим ителгән 100дән артык эш үзе үк бәйгенең никадәр әһә­­миятлелеген күрсәтүен, ка­­ләм­­­гә тартылучыларның күп­ле­­ген  билгеләп үтте.  “Саба таң­­­нары”  газетасының баш мө­хәр­­рире Рөстәм Исмәгыйлов яшь­ каләмчеләрне иҗади хез­мәт­тәш­леккә чакырды.

Әлбәттә, бәйгенең дәвамлы бу­лу­ында Казан (Идел буе) федераль­ уни­верситетының милли һәм гло­­баль медиа чаралары кафедрасы доценты, филология фән­нә­ре кандидаты, “Шәһри Казан” га­зетасының бүлек мөхәррире Рә­симә Галиеваның  өлеше зур.

Иҗат сөюче яшьләр өчен  журна­листикага хас трендлар, конкурент­лыкка сәләтле булу  турында кызыклы мастер-класслар тәкъдим ителде.  “Татар радиосы” алып ба­ручысы Зилә Сабитова соңгы вакытта киң яңгыраш тапкан сүз – үзеңнең шәхси брендыңны булдыруның нечкәлекләре һәм өстенлекләре белән таныштырды.

“Үзеңне  киң аудиториягә күрсәтә белү, таныту,  әйткән, язган сүзләрне ишетсеннәр өчен кечкенәдән шәх­си брендыңны формалаштыра баш­лау бик мөһим.  Чөнки бер үк сүзнең  кем тарафыннан әйтелүе нык аерыла. Моның өчен социаль челтәрләрдә мөмкинлекләр зур. Үзегезне кечкенәдән үк күрсәтергә оялмагыз. Мәсәлән, минем кечкенә буйлы   булуым да үземнең шәхси брендымны булдыруда йогынты ясый. Ә сез башкалардан нинди шәхси үзенчәлекләрегез белән аерылып торасыз?” –дип Зилә яшьләр белән җылы аралашу алып барды. 

Васил  Гарифуллин  яшь ка­ләм­челәргә “Әйбәт, популяр  журналист булыр өчен нинди сыйфатларга ия булырга  кирәк?”- дип мөрәҗәгать итте. Кыю, аралашучан, объектив карашлы һәм  залда яңгыраган  башка җаваплар арасыннан  иң беренче чиратта  белемле булырга тиешлегенә басым ясады.    Шулай ук  яңа форматларда эшли белү, ягъни интернет киңлекләрендә яхшы итеп «йөзәргә” өйрәнү зарурлыгын да ассызыклады.

«Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе  директоры Әлфия Мөбарәкова да укучыларга җирле радио мөхәррире булып  башланган күпьеллык эшчәнлек  тәҗ­рибәсе белән бүлеште,  радио һәм телевизион журналист булуның үзенчәлекләре турында сөйләде.   

«Серле каләм» бәйгесенең быел­гы  җиңүчесе  – Гран-при ия­се булып  Түбән Шытсу  төп мәктәбенең  8 сыйныф укучысы Фирүзә Баһманова танылды. "Серле каләм"дә  өченче тапкыр  катнашам. Быел җиңүгә өметем зур иде. Узган елгы язмам укытучыларыма багышланса, быел мин үзебезнең нәсел шәҗәрәсе турындагы эшем белән катнаштым. Моның өчен төрле архивларга, музейларга  мө­рә­җәгать иттем.  Алдагы елларда 1, 3 урыннарны яулаганым булды.  Киләчәгемне журналистика белән бәйләргә уйлыйм. Әти-әниемә, ми­не бәйгегә әзерләгән укытучым Җәүһәрия Мусинага, оештыручыларга зур рәхмәтемне  җиткерәм”, –диде Фирүзә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев