Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Сабада халык сәламәтлеген саклау эшенең куелышын анализладылар

Саба муниципаль районы башкарма комитеты бинасының актлар залында үзәк район хастаханәсенең 2024 елдагы эш нәтиҗәләренә йомгак ясауга багышланган киңәшмә узды.

Бүген Саба  муниципаль районы башкарма комитеты бинасының  актлар залында  үзәк район хастаханәсенең 2024 елдагы  эш нәтиҗәләренә йомгак ясауга багышланган киңәшмә узды. Чарада район башлыгы Рәис  Миңнеханов, сәламәтлек  саклау министрының беренче  урынбасары  Альмир Абашев, төбәкара клиник диагностика үзәге генераль директоры  Рөстәм Хәйруллин , авыл (шәһәр) җирлекләре башлыклары катнашты.

  Медикларның 2024 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре белән үзәк район хастаханәсенең баш табибы Марат Йосыпов  таныштырды. Ул киңәшмәдә катнашучыларны төп демография күрсәткечләренә анализ ясады, үзәк район хастаханәсе эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренә бәя бирде, 2025 ел  планннарына тукталды.

Чыгыштан күренгәнчә, хезмәт  яшендәгеләр район халкының – 75, өлкәннәр –25, балалар 23,6 процентын  алып тора. Былтыр районда һәр мең кешегә исәпләгәндә 9,8 бала туган Саба демография күрсәткечләре буенча районнар һәм шәһәрләр рейтингында республикада 8нче  урында тора. Бу гомер озынлыгынң артуы белән дә бәйле. Үлемнең фаразланган  чик  күрсәткечләре мең кешегә 11,5  итеп  алынган  булса, фактта  ул 10,5не тәшкил иткән (ТР буенча –11,3). Ягъни кимегән. Үлем-җитемнәр азлыгы ягыннан Саба авыл районнары арасында  5нче урынны  били. Бездә хатын-кызларның уртача гомер  озынлыгы –78,5, ирләрнеке 63,7 яшь.   Шулай да республика күләмендә  алганда район халкы азрак  яши. Татарстан буенча гомер озынлыгы 74,59 булса, бездә 69,9 яшь.Үлемнәргә 36 процент очракта кан тамырлары  авырулары  сәбәпле булган. 2024 елда хезмәткә сәләтле (эш  яшендәге) 81 ир-атны, 18 хатын-кызны югалтканбыз. Сабыйлык үлеме буенча хәл җитдирәк. Әлеге коэффициент республикада бер мең яңа туган балага 2,6, районда 9,5 булган.  

 Баш  табиб медицина хезмәтенең сыйфатыннан халыкның канәгатьлеге, диспансерлаштыру, кадрлар, матди-техник тәэмин ителеш  мәсьәләләренә, тукталды, 2025 елга бурычларны бәян итте.

Зур арасында профилактика  чараларының торышы һәм үтәлеше турында баш табиб  Илмира Гайнуллина сөйләде. Шулай ук Рәис Миңнеханов, АльмирАбашев, Рөстәм Хәйруллин чыгышлары тыңланды. Соңыннан медицина хезмәтләрен  бүләкләү тантанасы булды.

Тулырак «Саба таңнары» газетасында  укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев