Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Сабада хәтер шәмнәре кабынды, сугыш корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар

Саба районыннан Бөек Ватан сугышы фронтларына 8427 артык кеше китә, аларның 4989ы һәлак була.

 Хәтер һәм кайгы көнендә район үзәгендә митинг узды. Мәңгелек ут янына район хакимияте, башкарма комитет бүлекләре, оешма-предприятиеләр, учреждениеләр, җәмәгать берләшмәләре җитәкчеләре, ветераннар, яшьармиячеләр, волонтерлар җыелды. Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов чыгыш ясап, сугышта илебез халкы күрсәткән батырлыклар онытылмаска, каһарман геройларыбыз хәтерләрдә мәңге сакланырга тиешлеген искәртте. Укучылар тарафыннан күрсәтелгән театраль күренеш шул коточкыч елларның вакыйгаларын күз алдыннан кичерергә ярдәм итте.

Митинг мәңгелек утка, тыл каһарманнары һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ватандашларыбыз истәлегенә куелган стелага тере чәчәкләр салу, кабызылган шәмнәр кую белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев