Сабада заказчы китерелгән товарга вакытында түләмәгән өчен җавап тотты
Саба районы прокуратурасы сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турындагы закон таләпләренең үтәлешен тикшерде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, Саба районының бер бюджет учреждениесенең кәгазь кайтарту буенча дәүләт контракты төзегәне ачыкланды.
Сатучы контракт шартларына туры китереп товарны вакытында китереп биргән. Әмма «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында»гы Федераль закон таләпләрен бозып, заказчы тарафыннан китерелгән товар өчен түләү билгеләнгән срокта башкарылмаган.
Әлеге факт буенча район прокуратурасы бюджет учреждениесе җитәкчесе адресына күрсәтмә (представление) кертте. Ул тиешле вакытында каралып, канәгатьләндерелде.
Моннан тыш, җаваплы вазифаи затка карата Административ хокук бозулар РФ кодексының 7.30.2нче маддәсе 8нче өлеше нигезендә эш кузгатылды. Прокурор реакциясе акты монополиягә каршы Федераль хезмәт органы тарафыннан каралып, вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылды.
Ирина Шәвәлиева,
район прокуроры ярдәмчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев