Сабадагы балалар бакчасын вакытлыча яптылар
«Яшьләр һәм балалар» һәм «гаилә» милли проектларын гамәлгә ашыру кысаларында 2026 елда Татарстан Республикасында 36 мәктәпкә һәм алты балалар бакчасына капиталь ремонт ясау планлаштырылган. Әлеге планга Сабаның 4 номерлы «Кынгырау» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә масштаблы эшләр башкару да кертелгән.
Ремонт чаралары бинаның барлык өлешләрен дә каплый һәм комплекслы характерда булачак. Максат – инфраструктураны яңарту гына түгел, ә хәзерге стандартларга туры килгән, хәвефсез һәм уңайлы, балаларны тәрбияләү һәм үстерү шартларын булдыру.
Уку-тәрбия процессының өзлексезлеген һәм балаларның иминлеген тәэмин итү өчен, ремонт эшләре башкарылган вакытта, «Кынгырау» балалар бакчасында тәрбияләнүче 119 бала вакытлыча районыбызның башка мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә күчереләчәк.
Балалар бакчасы җитәкчелеге һәм Районның Мәгариф бүлеге тарафыннан кирәкле оештыру эшләре алдан үткәрелде. Ата-аналарга балаларын башка бакчаларга урнашу мөмкинлеге тәкъдим ителде.
Капиталь ремонт үткәрелүе һәм балаларны вакытлыча күчерү белән бәйле барлык сораулар буенча, ата-аналар «“Кынгырау” №4 Саба балалар бакчасы мөдире Флюзия Халитовага +7(843)-622-45-85; +7(987)-238-53-82 номерлы телефоннар аша мөрәҗәгать итә алалар. Өстәмә мәгълүматны Саба районы муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Мәгариф бүлегеннән дә алырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев