Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабадагы “Балкыш” үзәге озак вакытлы карау системасын булдыру буенча пилот проектында катнаша

Озак вакытлы карау системасы ул мохтаҗ кешенең идәнен юып, ашамлык китереп китү генә түгел, ә тулы мәгънәсендә аның тормышы белән яшәү дигән сүз.

“Демография” милли про­ек­тының “Өлкән буын” федераль программасы кысаларында социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә 2019 елдан олы яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасы кертелде. Әлеге система социаль хезмәткәрләрнең сәламәтлеге чикләнгән кешеләрне тәр­бияләү һәм озатып бару өле­шендә фикерләвен тамырдан үзгәртә. Шул ук вакытта төп чаралар өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидларның гомер озынлыгын арттыруга юнәлтелә. Иң мөһиме – ул сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең ведомствоара хезмәттәшлеге. Сабадагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге икенче ел озак вакытлы карау системасын булдыру буенча пилот проектында катнаша һәм инде уңай нәтиҗә бар. “Бу система медицина оешмалары белән тыгыз элемтәдә торуны күз алдында тота. Мисалга, без Сабадан олы яшьтәге Фатыйма Гарипованың дәва­ланып чыккач, чит кеше каравына мохтаҗ булуы турында район үзәк хастаханәсеннән хәбәр килде. Аның сәламәтлеге торышы сәбәпле, аңа үз артыннан карау һәм өй эшен башкару авыр була, ә якын туганнары юк. Типлаштыру процедурасы, ягъни тормыш эшчәнлеге чикләнүе дәрәҗәсен ачыклау үткәрелгәннән соң, Фатыйма Гарипова социаль хезмәт күрсәтү квалификациясенең 4нче төркеменә кертелде һәм ярдәм чаралары билгеләнде. Беренче көннәрдән үк Сания апа социаль хезмәткәрнең ярдәмен, кайгыртучанлыгын тойды. «Үземне ышанычлырак һәм тыныч хис итә башладым. Беләм, теләсә кайсы вакытта шалтыратсам да, ярдәм күрсәтәчәкләр. Социаль хезмәткәр аркасында йортым өмет һәм ышаныч белән тулды. Мин бу катлаулы дөньяда ялгыз түгеллегемне тойдым», – дип кичерешләрен уртаклашты үзе. Хәзер ул социаль хезмәткәрдән башка үз тормышын күз алдына да китерә алмый. Чөнки өйдә социаль хезмәткәр барлыкка килү белән уңайлы, чиста, өстәлдә һәрвакыт җылы ризык, тыңларга, ярдәм итәргә теләүчеләр бар. Шулай ук, көн саен үткәрелә торган тернәкләндерү чаралары аңа сәламәтлеген, хәл-әхвәлен һәм рухи халәтен яхшыртырга ярдәм итә”,– дип сөйли үзәк директоры Гүзәл Закирова. Озак вакытлы карау системасы ул мохтаҗ кешенең идәнен юып, ашамлык китереп китү генә түгел, ә тулы мәгънәсендә аның тормышы белән яшәү дигән сүз.

“Демография” милли проекты кысаларында әлеге система гамәлгә кергәч, “Балкыш” үзәге хезмәткәрләре 312 кешегә озак вакытлы карау төркеменә кертү буенча типлаштыру үткәргәннәр. Хәзерге вакытта социаль хезмәт күрсәтүнең яңа формасыннан районда 177 кеше файдалана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев