Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабадагы җыен: «Эшләгән эшләребез күп, эшлиселәребез тагын да күбрәк»

Район мәдәният йортында узган халык җыенында да Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов ел дәвамында башкарылган эшләргә хисап тотып, соңыннан узган ел гражданнардан килгән сорауларның үтәлешенә тукталды.

 

2022 елда күтәрелгән мәсьәләләр нигездә үтәлгән. Сәламәтлекнең һәр­кем өчен дә иң мөһим мәсьә­лә икәнлеге аңлашыла, чөн­ки быел җиткерелгән мөрә­җә­­­гатьләрнең күбесе район үзәк хастаханәсе эшчәнлегенә кагылышлы иде. Шуңа да җыенда күпчелек сорауларга район үзәк хастаханәсе баш табибы Марат Йосыпов җавап бирде. Гражданнарның рай­­он хастаханәсендә кар­дио­логның кайчан кабул итә башлаячагы белән кызыксынуына, баш табиб кар­диологның укып кайтуын, имтиханнар биреп, аккредитация үткәннән соң май аеннан эшли башлаячагын әйтте. Халыкта электрон чиратларга тәртип сакланмавы да ризасызлык тудыра. «Табибка алдан электрон рәвештә язылган һәр кеше үз вакытында керергә тиеш. Норматив буенча бер авыруга 15-18 минут вакыт каралган. Әмма февраль аена кадәр программа авырдан эшләү сәбәпле, авыруны тикшерү вакыты бераз сузылу очраклары булды. Соңгы вакытта программа уңайланды, бу мәсьәләдә тәртип урнашачак», –диде Марат Йосыпов.

Ба­ла­лар консуль­тация­се­нең үзен­­дә анализ алуны  сораган мө­­рәҗәгать иясенең бераз со­ңаруы, инде  1 ай эшнең нәкъ шул тәртиптә оештырылганлыгы җиткерелде. Саба поликлиникасында өстәмә хирург кабинеты ачу мөмкинлеге соралган мөрәҗәгатькә Марат Йосыпов ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан  өс­тәмә штат рөхсәт ителмәве,  үзләренең көче белән булса да хәл итәргә тырышачакларын әйтте.    

Бикет урамында яшәүчеләр­дән  48нче йорт янәшәсендәге тыкрыктан үзән аша Тукай урамына кибеткә йөрүләре, әмма кышын буран, язын-җәен яңгырдан соң үзән аша чыгу кыен булуы хакында язылган хат алынды.  Шулай ук  үзәндә  халыкка куркыныч тудыручы корыган агачлар  булуы да  әйтелә. Гражданнар әлеге үзән аша басма ясау һәм агачларны кисүне сораганнар. Саба шәһәр җирлеге башлыгы  Расих Хәсәнов  кеше бакчасына барып тоташуы сәбәпле басма ясау мөмкинлеге юклыгын, карт агачларны кисүне планга кертәчәкләрен әйтте.

Кулланучылар «Лигуна» ки­бетенең икенче катында урнашкан кибеттә электрон терминал булмавы, акчаны картага күчерергә тәкъдим итүләренә ризасызлык белдереп тә  язганнар иде. Район баш­лыгы Рәис Миңнеханов һәр сәүдә ноктасында  терминал куелырга тиешлеге, шулай булмаганда ябылу куркынычы янавын җиткерде.  Бу  очракта да тиешле органнарга җиткерү мөһимлеген әйтте.

«Эшләгән эшләребез күп, эш­­­лиселәребез тагын да күбрәк. Нинди дә булса мәсьә­ләне хәл итәр өчен җы­­ен­нарны көтәсе юк. Вакытында фи­керләшеп, уртак нәтиҗәгә килергә кирәк», – диде Рәис Миң­неханов җы­енны йомгак­лап.   (Фотолар һәм видео saby-rt.ru сайтында, социаль челтәрләрдә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев