Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабадан махсус хәрби операциядә катнашучыларга чираттагы машина озатылды

Бердәмлек тау күчерә

Районыбызда хәрби якташларыбызга гуманитар ярдәм җыю буенча эш бер генә көнгә дә тукталмый. Азык-төлек, көнкүреш кирәк-яраклары  туплау  белән беррәттән,  алар өчен  мөһим булган техника белән тәэмин итү дә күз уңында тора.  5 ноябрьдә  хәрби операция зонасына   районыбыздан чираттагы  машина озатылды. Рәис Миңнеханов  аның  ачкычын һәм документларын   вакытлыча ялга кайткан Саба егете Илнурга тапшырды.  Бүгенге көндә хәрби операция зонасында булган  һәр солдатка исән-сау кайтуларын теләде.   Ялы тәмамланганнан соң Илнур әлеге машина белән хәрби хезмәттәшләре янына юлга кузгалачак. Шулай ук  махсус хәрби операциядә  катнашучы хатын-кыз якташыбыз өчен  кирәк-яраклар  да озатылды. Илнур  район башлыгына һәм якташларыбызга  һәрдаим күрсәтелгән гуманитар ярдәмнәр өчен  барлык егетләр исеменнән зур рәхмәтен белдерде,  туган яктан килгән төрле ярдәм чараларының  үзләре өчен ничек әһәмиятле булуын  әйтеп узды.

“Республика күләмендә хәрби операциядәге егетләребезгә булышлык итү – бүген иң  көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Мобилизация булганга  ике елдан артты.  Егетләргә, аларның гаиләләренә сабырлык теләп,   зур рәхмәтемне белдерәм. Күптән түгел хәрби операция зонасында булып,    андагы егетләребезнең  хәрби тормыш-яшәеш шартлары белән  танышып кайттым.  Бүгенге көндә аларга һәрдаим  ярдәм итеп торучы райондашларга,  үз табышлары белән бүлешүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә.  Зур булмаган авылларда да халык бердәмлек күрсәтеп,  егетләребез исән-сау кайтсын өчен зур өлешләрен кертә. Алга таба да бердәм һәм бергә булыйк”, – диде Рәис Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев