Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Сабадан Райлә Вәлиева: «2025 елда үз йортлы, үз нигезле булдык!»

Райондашларыбыз күңелендә узып баручы 2025 ел нинди тәэсирләр калдырды? 2026 елга нинди өметләр баглыйлар? Шулар турында сораштык.

 

Раилә Вәлиева, Байлар Сабасы:
Узып баручы ел безнең гаилә өчен бик куанычлы вакыйгалар  белән истә калачак.  Быел без, ниһаять, “Яшь гаилә” программасы буенча  үз йортлы, үз нигезле булдык. Тормышта  һәркемнең  үзенең  почмагы булырга тиеш. Без бу җылы почмагыбызның булуын бик озак көттек! Күңел әле дә ышанмый, кайбер көннәрне кич кайтып туктыйбыз да: ”Бу бит безнең өебез! Үзебезнеке!” диеп сөенәбез.  Аллаһка мең шөкер! Инде хәзер булганының кадерен белеп,  матур итеп яшәргә насыйп булсын. Олы улыбыз Нариман  1 сыйныфка, төпчегебез–Сылуыбыз, балалар бакчасына китте.  Уртанчы улыбыз Салават та  “Бәләкәч”  балалар бакчасына йөри.  Бу ел безнең гаиләгә бик күп шатлыклы мизгелләр китерде. Якынлашып  килгән 2026  ел да барлык галәмгә шатлык-куанычлар гына алып килсен. Һәр гаиләдә бәхетле әти-әни һәм балалар булып, саулыкта, иминлектә яшәргә язсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев