Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Сабага дин галиме Нияз хәзрәт Сабиров килде

Хәзрәт «Мотыйгулла» мәчетенең укыту корпусын карады, музейда булды, ифтар ашында вәгазь сөйләде

  Кичә Сабага Болгар Ислам академиясенең теология кафедрасы доценты, Казан ислам университетының дини фәннәр кафедрасы доценты, тарихи фәннәре кандидаты, Апанай мәчете имам-хатыйбы, Татарстан Республикасы "Иман" мәдәният-мәгърифәт үзәге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров килде.  Дәрәҗәле кунак  Сабаның Мотыйгулла мәчете каршында ачылган укыту корпусын карады, андагы шартларны, шәкертләргә белем бирү тәртипләре белән  танышты. Мотыйгулла мәчете имамы Морат хәзрәт Мияссаров корпустагы уңайлыклар белән таныштырды, укыту кабинетларының гына түгел, шәкертләр  өчен булдырылган аш- су бүлмәсе, тәһарәтханәләрнең дә заманча итеп эшләнгәнлеген билгеләп үтте. Бүгенге көндә биредә махсус расписание буенча  көн саен дәресләр алып барыла, анда 100дән артык кеше (шуның 20се балалар) белем ала. Укыту корпусында никах уку, дини мәҗлесләр үткәрү өчен дә матур, иркен  зал булдырылган. Нияз хәзрәт мәчеткә күпсанлы китаплар бүләк итте, мөгаллимнәргә, хәзрәтләргә гыйлем юлында уңышлар теләде.  Казан кунагы Сабаның туган як музее белән дә танышты,  кич белән Сабада эшмәкәрләр Гөлнара һәм Айдар Галимовлар уздырган “Нурлы Ифтар” мәҗлесендә катнашты, райондашларыбызга Рамазан ае фазыйләтләре турында вәгазь сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев