Сабага министр урынбасары килде
ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Денис Лулаков Сабадагы яшьләр үзәге төзелеше белән танышты.
Министр урынбасарын Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов, инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы Эльмир Рамазанов, Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов озатып йөрде. Эшлекле сөйләшүдә төзелешне алып баручы ООО СФ "Таш" төзелеш компаниясе вәкиле дә катнашты.
Хәзерге вакытка объектта металл конструкция һәм профнастил монтажлау, шулай ук җылылык трассасын салу эшләре дә тәмамланган. Бүгенге көндә сендвич-панельләр монтажлау эшләре бара. Объектта 7 техника һәм 16 эшче эшли. Объектны якынча киләсе ел азагына тапшыру планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев