Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабага никахлар сарае һәм тренерлар кирәк

Саба муниципаль районы Советының утырышында нинди мәсьәләләр күтәрелде?

  

 

Мәдәният йорты каршында һәм фойе­­да оешма-предприятиеләрнең, шәх­си эшмәкәрләрнең, товар җитеш­те­рү­­­челәрнең күпкырлы эшчәнлеген, го­­­­реф-гадәтләребезне, милли тради­ция­ләр­не, мәгариф, спорт, мәдәният уч­реж­дениеләрендәге түгәрәкләрдә ба­лалар шөгыльләрен чагылдырган бай  күргәзмә оештырылды. Утырышта урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Экзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы буенча Россия Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь ху­җа­лык министры урынбасары Мәҗит Салихов, Татарстан Республикасы Рәисенең Территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Раил Гаффаров катнашты. Иң элек районда 2022 елда башкарылган эшләр турында видеофильм күрсәтелде.

Утырышны  Совет рәисе, район башлыгы Рәис Миңнеханов алып барды һәм катнашучыларны районның 2022 елдагы социаль-икътисадый үсеше һәм 2023 елга куелган бурычлар белән таныштырды. Район җитәкчесе сүзен махсус хәрби операциядә катнашучыларга күңелләрен биреп гуманитар ярдәм оештыручыларга рәхмәт белдерүдән башлады. Аннары райондагы демографик вәзгыятькә тукталып, үсеп  килүче буында гаилә кыйммәтләренә нигезләнгән тәрбия бирүне җанландыру зарурлыгына тукталды. “Бала туганда федераль һәм республика ярдәмнәре булуга, үзебез акчалата ярдәм итүгә карамастан, 2021 ел белән чагыштырганда, 2022 елда 64 бала ким туды. Зур торак пунктларда – 189 кешесе булган Оет авылында, 164 кеше яшәгән Аккүл-Бигәнәйдә былтыр бер бала да тумады. Төп сәбәп – кеше факторы. Яшьләр гаилә тормышы коруга җиңел карый, аларның киләчәккә планнары юк. Бу – безнең тәрбия нәтиҗәсе. Моңа без һәм ата-аналар гаепле. Мә­гариф идарәсенә мәктәпләрдә “Гаилә тормышы” дәресләрен алып бару методикасын көчәйтергә, моңа факультатив итеп кенә карамаска тәкъдим итәм”,– диде Рәис Миңнеханов. Районда никахлар сарае төзү проекты да бар, туйлар гына  күбрәк  булсын. 

Чыгышта сәламәтлек саклау мәсьә­ләләренә дә зур урын бирелде. Районда физик культура белән шөгыльләнү өчен спорт инфраструктурасы бар, әмма кичке сәгатьләрдә яшьләр белән эшләргә тренерлар юк. Район башлыгы спорт министрлыгы аша тренерлар штаты белән тәэмин итүдә утырышта катнашучы республика җитәкчеләреннән ярдәм итүләрен сорады.

2023 ел бурычларына  килгәндә, районда 36 һәм 12 фатирлы йортлар, аренда тораклары, Мамалай, Тимершык, Миңгәр, Шәмәрдән, Мичәнбаш, Урта Саба авылларында суүткәргечләр челтәре төзү, 5 ишегалдын төзекләндерү, Лесхоз-Урта Нырты юлын норматив хәлгә китерү, Иске Икшермә авыл җирлегендә GPON технологиясе буенча интернет кертү һәм башка эшләр планлаштырыла.

Фикер алышуларда катнашкан мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Заһидуллин – музейга бирелгән бинаны заман стандартларына туры китереп төзеп бетерү, “Умырзая” кооперативы җитәкчесе Рамил Гарипов канализация челтәре куәтен арттыру өчен ярдәм сорадылар.

Илдәге вәзгыять һәм республиканың узган елгы социаль-икътисадый үсеше турында йомгаклау сүзе белән Равил Кузюров чыгыш ясады. Соңыннан бер төркем хезмәт алдынгыларына Дәүләт бүләкләре, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев