Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабага “ОНИКС-24” форумында катнашырга Россиянең төрле почмакларыннан 200гә якын укытучы килде

“ОНИКС” – заманча инициативалы укытучылар форумы районыбызның иң алдынгы уку йортларының берсе – аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе-интернатында узды.

Мәктәпнең мондый олы чараны үткәрү тәҗрибәсе бар инде: әлеге форум март аенда биредә беренче тапкыр узып, анда илебезнең төрле шәһәрләреннән  45 актив укытучысы катнашкан иде. Яңасының географиясе тагын да киңәйгән: бу юлы форумда  катнашырга теләк белдерүчеләр 5 тапкырга күбрәк булып чыккан. Ачылыш тантанасында кунакларны Саба муниципаль районы башлыгы исеменнән башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов сәламләде:

“Форумда кат­нашырга теләк белдергәнегез өчен зур рәхмәт, бу безнең өчен бик мөһим. Чөнки мондый очрашулар –  ул аралашу, тәҗрибә уртаклашу, мәгариф системасының үстерү мәйданчыгы булып тора. Республикабыз мәгарифенең 2030 елга кадәр төзелгән үсеш стратегиясе бар. Аның төп максаты – кешелек капиталын үс­терү. ОНИКС форумы да  яңа фикерләр, яңа максатлар тудыруга сәбәпче булыр. Нәтиҗәле үтсен, барыгызга да уңышлар телибез!”, – диде Марат Рашат улы.

Форумда чыгыш ясаячак спикерлар  бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелеп, кыскача чыгышларын тәкъдим иттеләр, һәркемне  тренинг-лекцияләрендә катнашырга чакырдылар.

“Сабага беренче килүем генә түгел. Бу юлы да сезнең төбәк өчен горурлык хисләре кичердем. Районыгыз гел үсештә, яңа уку елы башланыр алдыннан, мең мәшәкатьле чор булса да, кабат без-педагогларны бер мәйданга җыя алдыгыз. Бу бик  мөһим чара! Бүгенге катлаулы заманда, яшь  буынны тәрбияләүдә берләшергә, бер-беребезгә теләктәшлек күр­сәтергә, яңа идеяләр белән алмашырга кирәк”, – дип мөрәҗәгать итте форумда катнашучыларга Сочи шәһәренең “Орион” мәгариф үзәге директоры Светлана Рекуненко.

Россия дәүләт социаль университеты доценты Петр Степичев (Мәскәү),  Яр Чаллы шәһәреннән мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү ТРИЗ-педагогы Алсу Шакирова  да укучылар белән эшләүдә стандарт булмаган алымнар куллану, балаларны дәрескә кызыксындыру, иҗади яктан үсендерү буенча мастер-класслар әзерләп килгәннәр. Тантаналы ачылыштан соң форум кунаклары төрле секцияләргә таралышты.

Форум үз эшчәнлеген төгәл фәннәр, гуманитар фәннәр, башлангыч мәктәп һәм мәктәпкәчә тәрбия юнәлешләре буенча алып барды. Көннең беренче яртысында педагоглар Мәскәү, Сочи, Яр Чаллы, Казаннан килгән спикерлар чыгышы белән таныштылар, ОНИКС үзәге педагогларының мастер классларын карадылар. Ә көннең икенче яртысында кунаклар өчен кызыклы мәдәни программа әзерләнгән, Саба буйлап экскурсияләр, кичке күңел ачу чаралары, интеллектуаль уеннар, ирекле микрофон форматында чыгышлар оештырылган иде.

“Зур әзерлек белән, һәр минуты төптән уйланылган, заманча итеп оештырылган бу чара килгән кунаклардан һәм спикерлардан югары бәя алды. Безнең ОНИКС үзәге белән тирәнтен кызыксындылар,  районыбызның инфраструктурасына, чисталыкка, уңай мохиткә сокландылар. Ботенроссия форумын уткәрүгә зур өлеш керткән район хакимиятенә, мәгариф бүлегенә, һәм, әлбәттә, ОНИКС үзәгенә  рәхмәтләрен белдерделәр. Кабат очрашканга кадәр дип саубуллаштык. Чөнки әлеге форум ел саен уткәрелергә планлаштырыла. Күрешүләр, ма­тур очрашулар әле алда” дип нәтиҗә ясады форумга сәләтле  балалар мәктәбе директоры Ләйлә Мөбарәкшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев