Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабага паллиатив медицина килде

Бу ярдәмгә районыбызда йөздән артык кеше мохтаж

Өченчекөн Сабада  үзәк  хастаханә эшчәнлегенә яңа юнәлеш биргән вакыйга булды: биредә авыл  районнарында  беренче  булып  күчмә бригадалы  паллиатив ярдәм күрсәтү кабинеты ачылды.  Шулай  итеп, районыбызда тагын бер пилот  проектына старт  бирелде. Әлеге кайчан  гына “паллиатив” сүзе телебездә гомумән булмаса, хәзер аның  дәвалап булмаслык чирләрдән интегүче авыруларның сырхавын киметү, хәлен җиңеләйтергә тырышуга юнәлдерелгән ярдәм  күрсәтүне аңлатканын барыбыз да белә. Мөһим башлангычның  инициаторы, Анжела Вавилова исемендәге фонд идарәсе рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Владимир Вавилов әйткәнчә, андыйлар республикабызда 20 меңгә якын. «Сабада  Россия Президенты грантлары конкурсында җиңү нәтиҗәсендә барлыкка килгән  паллиатив  кабинетның  республика  районнары  өчен үрнәк булачагына ышанам. Ни өчен дигәндә, район башлыгы  Рәис Нургалиевич әлеге хезмәтнең барлыкка килүенә һәрчак  уңай  карашта булды. Министрлык та, хастаханәнең баш табибы да хуплады. Без биредә “Демография” милли проекты кысаларында  ачылган гериатрия һәм паллиатив ярдәм кабинетларының үзара  хезмәттәшлектә  эшләвенең үрнәк чагылышын  күрәчәкбез”, – дип сөйләде ул кабинетны ачу тантанасында һәм чарада катнашучыларны әлеге хезмәткә актив булышлык  күрсәтергә  чакырды. Сабага  килеп, хастаханә  коллективы,  авыл җирлекләре башлыклары белән милли проектларны тормышка ашыру буенча  киңәшмә  үткәргән ТР Дәүләт Советы Рәисе  урынбасары Татьяна Ларионова  сүзләренчә,  паллиатив  медицина  – республикада гына  түгел, Россия   күләмендә сәламәтлек  саклауның  иң  яшь хезмәтләреннән берсе.  Татарстан белгечләре ул җәһәттән байтак тәҗрибә тупларга өлгергән. 2015 елда Казанда ачылган Анжела Вавилова исемендәге балалар хосписы эшчәнлеге уңай нәтиҗәләр биргән. “Хоспис стеналарыннан читкә чыгып,  даими ярдәмгә  мохтаҗларның яшәү  урыннарына барып  җитәчәк хезмәтнең дә изге җанлы кешеләрне бер максатка  берләштерәчәгенә шикләнмәскә   мөмкин”,– диде  рәис  урынбасары. Кабинет барлык  кирәкле  җиһазлар белән   тәэмин ителгән. Өйгә барып  ярдәм күрсәтү  көн  дә  кирәк  булачакмы,  атнага берме  – монысы онкологик авыруның нинди  хәлдә булуларына  карап   билгеләнәчәк.

 Паллиатив  ярдәмгә, шулай ук диспансерлаштыруга, профилактикага игътибарны нык арттыру зарурлыгы ул  көнне сәламәтлек саклау эшен йомгаклау медсоветында да  күтәрелде.  Баш табиб Марат Йосыпов чыгышында әйтелгәнчә, 2019 елда район халкының уртача гомер  озынлыгы 72,4 ел булган. Шул  ук  вакытта 2018 ел   күрсәткече  белән   чагыштырганда ирләр – 8 айга (66 ел), хатын-кызлар 2 айга (79,6 ел) азрак  яшәгән.  Хезмәт яшендәгеләрнең  яман  шеш  авыруларыннан дөньядан иртә китүе очраклары  арткан. Шуларны исәпкә  алып,  Татарстан сәламәтлек  саклау министрының беренче  урынбасары Альмир Абашев ракны иртә  ачыклауга  игътибарны нык арттырырга  чакырды. Әйтик, диспансерлаштыру вакытында ФГДС тикшерүе  уздыру ашказаны шешләрен башлангыч  стадиядә  үк дәвалау  мөмкинлеге  бирәчәк. Район башлыгы Рәис Миңнеханов “Чирен  яшергән  үлгән” дигән әйтемнең авыруга гына түгел, сәламәтлек  саклау  эше проблемаларына да турыдан-туры  кагылганлыгына  басым ясады.  “Хәл итәсе  мәсьәләләрне  вакытында әйтергә, иң  кыен  вәзгыятьтә дә оптимист  булырга  кирәк. Әгәр табибның  начар кәефе   йөзенә чыккан икән,  аның янындагы авыру үлеп диярлек бетә. Елмаю – үзе бер дәва.  Шуның  өчен   күңел биреп  эшлик,  уңышлар  сезгә”,– диде  ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев