Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

«Сабалета» җыелма командасы “Әйдә, ШаяРТ!” Республика КВН Лигасы финалында Чемпион кубогына ия булды

Финал уены кичә башкалабызның «Чулпан» концерт үзәгендә узды

 14 декабрь көнне башкалабызның «Чулпан» концерт үзәгендә «Сабалета» җыелма командасы “Әйдә, ШаяРТ!” Республика КВН Лигасы финалында Чемпион кубогына ия булды

Әлеге җиңүгә Саба районының Татар КВН лигасында 13 ел катнашуыннан соң иреште. Бу еллар эчендә, Саба районы командасы күптөрле җиңүләр, һәр уенда диплом һәм грамоталар яулады. Бу көнне сәхнәдә башка елларда уйнаган команда составындагы уенчыларны да күрергә мөмкин булды.

  «Сабалета» командасының йолдызлы кунаклары: Татарстан Республикасының  халык артисты, Беренче каналдагы «Голос» тамашасы финалисты Эльмира Кәлимуллина һәм Татар эстрадасы җырчысы-Салават Миңнеханов булды. Әлеге шәхесләр үзләренең якты чыгышлары, җылы хисләре белән, командада  онытылмаслык юмор һәм күңел ачу бәйрәме рухын тудырдылар.

Финалда Тукай районыннан “Супер крәшен”, Саба районыннан “Сабалета”, Казан шәһәреннән “Керәшеннәр”, Казан дәүләт  аграр университетының “Зыян гына” командалары чыгыш ясады.

“Сабалета”, афәрин!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев