Сабалы Хәялиннар, Аблаковлар эзеннән...
Райондашыбыз IX Евразия форумында катнашты
Әлеге форум Бөтендөнья Татар конгрессы канаты астында эшләүче Татар төбәкчеләре җәмгыяте рәисе Альберт Борханов җитәкчелегендә “Җаек (Урал) елгасы бассейны татарлары: тарих һәм хәзерге заман” темасы астында өч этапта узды. Чарада Россиянең төрле төбәкләреннән биш йөзгә якын кеше катнашты. Төбәкчеләр Башкортостанның Шәйморат авылында, Магнитогорск шәһәрендә, Чиләбе өлкәсенең Черный Отрог авылында, Оренбург шәһәрендә, өлкәнең Татар Каргалысы, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган авылында, Казахстанның Уральск шәһәрендә, Алтын Урда шәһәрлеге Сарайчык музей-тыюлыгында булдылар.
Форум кысаларында шушы төбәкләрдә яшәгән татарлар тарихына бәйле конференцияләр, түгәрәк өстәлдә фикер алышулар узды. Шул җирлекнең тарихи урыннарында булдык, музейларын карадык. Төп чаралар Оренбург өлкәсендә узды. Минем өчен Татар Каргалысына бару бигрәк тә үзенчәлекле булды. Чөнки бу авылга 1745 елда Байлар Сабасы сәүдәгәре Сәгыйть Хәялин нигез салган. Ул, Сабадан һәм Казан губернасының башка авылларыннан үзе белән 173 гаиләне ияртеп, Сакмар елгасы буена барып утыра. Ул вакытта патша хөкүмәтенә, Урта Азия белән сәүдә мөнәсәбәтләрен җайга салу өчен, яңа гына төзелгән Оренбург шәһәреннән ерак булмаган урында, татар сәүдәгәрләре яши торган авыл кирәк була. Сәгыйть, әлбәттә, аерым шартлар да куя: ирләр гаскәр хезмәтенә алынмаска, диннәренә беркем дә кагылмаска тиеш була. Бистәнең тиз арада үсүе, 9 мәчет төзелүе әлеге шартларның үтәлүе турында сөйли. Татарлар үзләре дә оста сәүдәгәр булуларын күрсәтәләр.
Экскурсия маршрутына бу авылның элеккеге зиратында булу кертелгән иде. Сәгыйть Хәялинның кабер ташына “Сабалы Котлымөхәммәт улы Гаетнең улы Сәгыйть Хәялин (1695-1758)”, астарак “Каргалыга нигез салучы” дип язылган. Хәялиннар гаиләсенең төрбәсе табигый таш белән әйләндереп алынган. Шулай ук Татар Каргалысының тарихи урыннары, мәчетләре белән таныштык. Анда буген өч мәчет эшли. Сәгыйть Хәялин яшәгән, ул вакытта кызыл табигый ком-таштан төзелгән йортның беренче катының бераз өлеше сакланган, аның түбәсе ябылган. Каргалыда яшәгән Әхмәт бай соңрак төзеткән сәүдә рәтләрен дә күрә алдык. Аннан соң төбәкчеләр эше мәктәпнең актлар залында дәвам итте. Иң куанычлысы, бу чарага Сәгыйть нәселенең турыдан-туры дәвамчылары Рафаэль һәм Равил Хәялиннар да килгән иде. Саба ягы истәлеге итеп аларга һәм мәктәп китапханәсенә Расих Сабировның “Яшә Саба-йорт: шәхесләр һәм язмышлар” дигән китабын тапшырдым. Хәялиннар үз тамырларының Саба ягыннан булуын онытмыйлар. Равил киләчәктә тагын Сабага кайту уе белән яши.
Әлеге форумның беренче этабы Магнитогорск шәһәрендә башланып, йомгаклау өлеше Казахстан Республикасының Уральск шәһәрендә төбәкчеләрнең фәнни-гамәли конференциясе белән тәмамланды. Мин бу конференциядә бабалары Саба якларына барып тоташкан, 2004-2013 елларда Татарстан Республикасының Казахстандагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары булган Рафаил Гәрәй улы Аблаковның эшчәнлеге турында чыгыш ясадым. Ул бүгенге көндә Астана шәһәрендә яши. Аблаковларның XVIII гасырда Байлар Сабасында тукыма җитештерү, тире эшкәртү фабрикалары Казан губернасында иң эреләрдән саналган. Фабрикалары янганнан соң, алар электән сәүдә эшләре белән бәйләнештә булган Казахстан якларына күчеп китәләр.
Ун көн дәвам иткән форум турында күп язарга мөмкин булыр иде. Бу язмамда үзебезнең районнан чыккан һәм форум үткән төбәкләр белән эшчәнлекләре бәйле шәхесләргә генә бераз тукталдым. Искиткеч бай программалы форум оештырган өчен Бөтендөнья Татар конгрессы җитәкчелегенә, безне кабул иткән Магнитогорск, Уральск шәһәрләрендә, Оренбург өлкәсендә эшләүче татар җәмгыятьләренә, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Альберт Борхановка рәхмәт хисләре белән, яңа эшләргә рухланып таралыштык.
Илдар Сафин,
Татарстанның атказанган укытучысы.
Юлбат авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев