Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабалылар этнографик диктант язды

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан сабалылар «Зур этнографик диктант» Бөтенроссия акциясенә кушылды.

 

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан  сабалылар  "Зур этнографик диктант" Бөтенроссия акциясенә кушылды.  Быел ул  “Халыклар күп – ил бер”   девизы астында узды.  Россия халыкларының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләре, тарихы хакында белем дәрәҗәсен ачыклау максатын күз алдында тоткан әлеге диктант быел 7нче тапкыр үткәрелде. Саба үзәк китапханәсендә диктантны “Өлкәннәр” клубына йөрүчеләр, ветераннар, китапханә  хезмәткәрләре  язды. “Сораулар җиңел түгел  иде. Шулай да яхшы  чара буларак  кабул иттем. Башны эшләтә, зиһен  ачылып китә. Дөнья буйлап  сәяхәт иткәндәй  булдым”,– диде  актив  хәбәрчебез Мәгъдәнур Гатауллин этнографик диктант турында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев