Сабалылар ярминкә сезонын башлады
Казанда 14 марттан язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады
Казанда 14 марттан язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. Саба районы авыл хужалыгы продуктлары житештерүчеләре башкалага бүген – 21 мартта бардылар. Агросәнәгт паркында шәһәр халкына киң ассортиментта ашлык, яшелчә, ит, казылык продукциясе, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, бал, ярма һәм башка фермер продукциясе тәкъдим ителде. Алар уртача ваклап сату бәяләреннән түбәнрәк бәяләрдән сатылды. Ярминкә белән Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе министры урынбасары Гөлүс Баязитов танышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев