Сабалылар – Казанда “Уңыш” бәйрәмендә
Бүген районыбызның бер төркем авыл хуҗалыгы алдынгылары район башлыгы Рәис Миңнеханов җитәкчелегендә Казанның “Экспо” үзәгендә “Уңыш-2024” бәйрәмендә катнашты.
Бүген районыбызның бер төркем авыл хуҗалыгы алдынгылары район башлыгы Рәис Миңнеханов җитәкчелегендә Казанның “Экспо” үзәгендә “Уңыш-2024” бәйрәмендә катнашты. Делегация составында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин, җитештерү бүлеге начальнигы Ринат Нигъмәтҗанов, баш агрохимик Илдус Галиев, “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Зөфәр Мөхәммәтшин, “ПМК” җәмгыяте директоры Константин Маковеев, “Игенче” җәмгыяте баш агрономы Нияз Галиев, Джон-Дир комбайнында 39183 центнер ашлык суктырган “Саба” җәмгыяте механизаторлары Рөстәм Газизҗанов һәм Айрат Галимуллин, “Нью-Холланд”та комбайнында югары күрсәткечкә ирешкән Илнар Дәминов, “Ягуар-810”да 31585 тонна яшел масса туратып төягән Зөфәр Мәҗитов ( “Юлбат” җәмгыяте), мөгезле эре терлек ите җитештерүдә көндәлек 1000 граммнан артык үсеш тәэмин иткән Марат Фәизов (Явлаштау бүлекчәсе), Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәрә торган республикакүләм яшь комбайчылар конкурсында беренче урынны алган Ильяс Миңнегулов һәм башкалар бар. Уңыш бәйрәменә аларны котларга килгән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов быелгы авыл хуҗалыгы елы йомгаклары буенча республиканың аграр тармагына саллы өлеш керткән хезмәт алдынгыларына дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
“Шулай хезмәтебезне күрә белеп, хөрмәтләп чакырганнары өчен җитәкчеләргә бик зур рәхмәт. Күңелем булып, рухи көч алып кайттым. Рөстәм Миңнеханов белән очрашуны үзем өчен зур дәрәҗә итеп саныйм”,– диде шушы көннәрдә 60 яшен тутырачак Марат Фәизов.
Аның мактаулы хезмәте республика Рәисе чыгышында да билгеләп үтелде. “Терлекчелек өлкәсе алдынгылары арасында мөгезле эре терлекләр симертү буенча Марат Вәдүт улы Фәизов һәм Азат Әхмәдулла улы Галимуллин, дуңгызлар симертү буенча Олег Анатольевич Степанов һәм Андрей Леонидович Федотов иң яхшылар булдылар”,– диде Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук залга Ильяс Миңнегулов исеме дә яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев