Сабалылар район тарихында тирән эз калдырган Нурислам Насыйбуллинны искә алды
Узган җомгада Саба мәдәният йортында Татарстанның атказанган укытучысы, Совет эше ветераны Нурислам Насыйбуллинны искә алу кичәсе үткәрелде
Узган җомгада Саба мәдәният йортында Татарстанның атказанган укытучысы, Совет эше ветераны Нурислам Насыйбуллинны искә алу кичәсе үткәрелде. “Тирән эзле гомер” дип исемләнгән чарага туганнары, бергә эшләгән хезмәттәшләре, шәкертләре, авылдашлары килде. Кичәне аны оештыручы Татарстан атказанган мәдәният хезмәткәре Хәниф Тимербаев белән Ядкарь Хәбибуллин бер сулышта алып барды.
Чыннан да, 1940 елда Урта Мишә авылында (Теләче районы) туган Нурислам Фәтхелислам улы район мәгарифендә, совет тормышында тирән эз калдырган шәхес. Ул кечкенәдән белемгә омтыла, “Тырышып укырга кирәк миңа!” – дип еш кабатлый торган була һәм сүзенә тугры кала. Казан дәүләт педагогия институтының дәрәҗәле физика-математика факультетында укый. Дипломлы белгеч Мәртен җидееллык, Теләче мәктәпләрендә директор булып эшли. 1968–1984 елларда райондагы иң зур педагогик коллективны – хәзерге Саба гимназиясен педколлективын җитәкли. 1984 елда аңа Саба районы Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары вазифасын башкару йөкләнә. Хакимияттә 2005 елга кадәр эшли. “Аның хезмәтем мин дәвам иттем. 2005 елда җирле үзидарә органнарында күп үзгәрешләр булды. Нурислам Фәтхелислам улы яңа кануннарга кагылышлы күп документлаштыру эшләрен башкарып өлгерде. Сүзендә тора белүче, хезмәттә һәрвакыт законга таянучы шәхес иде. Ул Татарстан Республикасы Рәисенә, Фәннәр академиясе президентына һәм районыбыз башлыгы Рәис Нургали улына өлгергәнлек аттестаты биреп, олы тормыш юлына озаткан директор булып калды. Аның эшен дәвам итәбез. Әле дә юксынабыз, арабызда кебек, тальянын тартып сәхнәгә килеп чыгар шикелле”– диде кичәне ачканда ясаган чыгышында район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин, “Сабаагрохим” җәмгыяте директоры Илһам Кәримов, ветераннар советы рәисе Альфред Габдрахманов, ”Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе директоры Әлфия Мөбарәкова да Нурислам Насыйбуллин белән бәйле истәлекләрен самими ихласлылык белән уртаклаштылар.
“Без Саба мәктәбенә Нурислам белән бер вакытта – 1968 елның августында килеп кердек. Шулай итеп, танышып киттек. Яшь директор коллективны кабул итеп, чын педагогика атмосферасы тудырып эш башлады. Үзара мөнәсәбәтләребез бер-береңне хөрмәт итүгә корылган иде. Күрәсең, педагог булып тугандыр, әти-әнисе биргән тәрбия дә роль уйнагандыр, акылы, һәр гамәле, үз-үзен тотышы педагогларча иде. Бик таләпчән, эшләтә белде. Ни генә килеп чыкмасын, бездән башка кем булдырсын инде аны, Рәфидә Мансуровна, дип үсендерә иде. Мин генә булдыра торган эшне ничек башкармыйм инде! Төн йокламасак йокламадык – эшләдек. Кечкенә генә яңалыкны да күреп, һәр укытучыны мактый белә иде. Үз тирәсендә көчле завучлар җыйды. Беребез дә эш күплектән зарланмады. Акча, хезмәт хакы турында сөйләшү бөтенләй юк иде. Суфия Гыйлемхановнага да зур рәхмәт. Беркайчан да үзен директор хатыны итеп аерып куймады. Ике алтын, алма кебек кызлар үстерделәр. Аларга карап сокланып туярлык түгел иде”,– дип күңел хатирәләрен яңартты ветеран укытучы Рәфидә Миңнеханова.
Туганнары исеменнән энесе Рифнур Насыйбуллин сөйләде. Кичәне Урта Мишә клубы каршындагы "Мишә сандугачлары” гармунчылар ансамбле ямьләндерде. Клуб мөдире Филүзә Сәгъдиева очрашкан чакларда авылдашының туган авылы хәлләре белән һәрвакыт кызыксынып сорашуы, үзенең якташы белән горурланып яшәве турында сөйләде. Ф.Туишев исемендәге премия лауреаты Вилорик Вәлиуллин тальянда уйнады. “Гөлбакча” ретро җыр ансамбле, “Саба чишмәләре” солистлары Венера Хуҗина, Зөлфия Зиннурова, Ренат Шамилов, Мөдәррис Якупов Нурислам абый яраткан җырларны башкардылар. Нурислам абый 16 ел эшләгән мәктәпнең бүгенге коллективы аның тормыш иптәше Суфия ханымны чәчәкләргә күмде. “Әти, чыннан да, бу кичәгә лаеклы кеше. Кыска гына вакыт эчендә күркәм чара тамашачыга тәкъдим ителде. Оештыручыларга, карарга килүчеләргә гаиләбез исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәм”,– диде Нурислам Насыйбуллинның кызы Элеонора ханым.
Фәнил Мәүлетов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев