Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Сабам минем гүзәл ягым» шигърият сәгате үткәрелде

Шушы көннәрдә Байлар Сабасы бистәсендәге «Гаилә» ял паркында Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Сабам минем гүзәл ягым»дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрделәр.

10 август көнне Байлар Сабасы бистәсендәге «Гаилә» ял паркында Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Сабам минем гүзәл ягым»дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрделәр. Мәдәният хезмәткәрләре, балалар белән берлектә, Саба районы тарихы  буйлап сәяхәт ясадылар. Районыбызның кайсы авылларыннан торуын, аның территориясендә күпме халык яшәвен белделәр, районыбыз символларын искә төшерделәр. Шулай ук «Мин яшәгән район" дигән темага әңгәмә-сәяхәт үткәрделәр, районның истәлекле урыннарын һәм һәйкәлләрен искә төшерделәр. Районның һәм авылыбызның  горурлыгына  ия булган кешеләр турында сөйләделәр. Россиянең төрле почмакларындагы кебек үк, Саба районында да горурланырлык якташлар бар. Балалар безнең район турында шигырьләр сөйләделәр, күңелле җырлар җырладылар .Балаларны Ватаныбызга сакчыл карарга, аны якларга чакырдылар, киләчәк буын: «Бу минем Туган илем, ул минем йортым!» дип горурланырлык булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев