Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Сабантуй хикмәтләре: акча – катык эчендә

Әгәр катыктан тәңкә акча эзләү уенын финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре оештырмаса, болай ук күңелле дә булмас иде, мөгаен.

Акча – катык эчендә

Саба Сабантуенда  уеннар бик күп төрле иде. Иң  кызыкларын гына  язабыз. Әгәр катыктан тәңкә акча эзләү уенын финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре оештырмаса, болай ук  күңелле дә булмас  иде,  мөгаен. Алар исә  моның рәтен-тәртибен яхшы белә. Финансчылар бит. Катнашучылар да күп булды, бит-чәч буяла дип тормадылар. Әйтүләренә караганда, акчаны табып була, ирен белән  алуы  кыен икән. Башта  акчаны  кытай таякчыклары  белән  тартып  чыгарырга тырыштылар. Монысы да җиңел түгел. Ә менә эшләр монетаны  баш белән  чумып эзләүгә киткәч, тамашачы  җанланды. Чөнки табактан катыклы йөзнең  килеп  чыгуы кызык та  соң! Иреннәргә  елмаю эленә. Оештыручыларга  да, уенда катнашып халыкка  күңеллелек бүләк итүчеләргә дә  рәхмәт. Җиңүчеләр әнә шулай баш белән эшләү нәтиҗәсендә ачыкланды. Хатын-кызлар  арасында Сабадан Сиринә Мөхәммәтова, ир-егетләр ярышында Шәмәрдәннән  Айнур Шәфыйков 1нче булды. Призерлар буларак, палата рәисе Шәмсун Сөнгатов Шәмәрдәннән Алмаз Гайфуллин белән Рузил Сафиуллинны, Сабадан Мәликә Вәлиева һәм  Казаннан Саида Зарипованы бүләкләде. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы  уңаеннан хәрби хезмәттә булган ир-егетләр арасында аерым  ярыш оештырылды. Беренчелек Олы Шыңардан  Камил Сафинга бирелде. Сабадан Нияз Хәмитов белән Алмаз Шәмсетдинов призерлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев